Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Пушкин картасы белән эш 28.02.2024

«Пушкин картасы» проекты кысаларында 8Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Ринатовна белән берлектә В. И. Ленин исемендәге мәдәният йортында "Серенада для зимы" концертын карап кайттылар. Укучылар 80нче еллардагы җырлар, заманча җырлар һәм балладалар тыңладылар. Әлеге концерт һәркемгә дә бик ошады!
-
Бердәмлектә - көч! 28.02.2024

Гимназиябез укучылары, укытучылары һәм әти- әниләре көче белән җыелган чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга җибәрелде. Әлеге изге эшне оештыруга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!! Акцияне оештырганы өчен Эльмира Вагизовнага рәхмәт җиткерәбез!
-
Саф һава- тәнгә дәва! 27.02.2024

Гимназия укучылары дәрестән тыш вакытларын күңелле һәм файдалы уздыралар. 5Б сыйныфы укучылары рәхәтләнеп тимераякта шуып кайттылар. "Саф һава һәм хәрәкәт үзенчәлекле атмосфера булдыра, күтәренке кәеф бүләк итә!” - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты сыйныф җитәкчесе Айгөл Мәҗитовна.
-
«ЛизаАлерт» эзләү- коткару отряды волонтёры бездә кунакта 27.02.2024

1А сыйныфында кунакта «ЛизаАлерт» эзләү- коткару отряды волонтёры Кашапова Лилия Ильясовна булды. Ул шәһәрдә һәм урманда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Мөһим сөйләшүләр"- Бөтендөнья яшьләр фестивале 26.02.2024

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкарудан башланды. Тантанадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресе дәвам итте. Укучылар белән "Бөтендөнья яшьләр фестивале" темасына сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында укучылар әлеге фестиваль турында видеоөзекләр карадылар, кызыклы биремнәр эшләделәр.
Бөтендөнья яшьләр фестивале Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында узачак. Бизнес, медиа, мәгариф, фән, Халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйриячелек, спорт өлкәләрендә 20 мең яшь лидер катнашачак. -
"Китапны яратып бүләк ит- 2024" акциясе нәтиҗәләре 26.02.2024

Гимназиябез укучылары "Китапны яратып бүләк ит- 2024" акциясендә бик актив катнаштылар. Чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни-популяр, кызыклы, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелде. Әлеге акция ярдәме белән гимназия китапханәсенә барлыгы 103 китап һәм 28 журнал бүләк ителде! Барлык катнашучыга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Безнең җинүләр! 26.02.2024

Гимназия укучылары Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә уздырылган V нче Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнаштылар. Нәтиҗәләр сөенерлек:
- II урын - Самикова Мәликә, Шакирова Зилә, 2А сыйныфы укучылары, җитәкчеләре Гөлфия Растамовна;
- III урын - Шәрипова Руфинә, 3А сыйныфы укучысы, җитәкчеләре Фәния Наилевна, Дания Габдулловна;
- III урын - Закирова Раилә, Хасанова Ләйсән, Фахрутдинова Ралинә, 6А сыйныфы укучылары, җитәкчеләре Зөһрә Закерьевна, Гөлчәчәк Әсхатовна.
Укучыларны һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!!! -
Әтиләргә бүләк 24.02.2024

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары яраткан әтиләренә котлау открыткалары ясадылар. Әлеге эшчәнлек укучыларда әтиләргә карата хөрмәт хисе тәрбияли, үзенчәлекле фикерләргә, кул һәм бармаклар җитезлеген үстерергә ярдәм итә.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2024

Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч- матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир- егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр- күкләр!
Гимназиябездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Кичә моңлы җырларга, дәртле биюләргә, нәфис сүзләргә бай булды һәм сугыш чорын чагылдырган эпизодлар белән үрелеп барды.
Ватанны саклаучылар көне- ул көч, түземлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Хөрмәтле ир- егетләр, сезне әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Туганнарыгызга, якыннарыгызга ныклы таяныч булып, тормышның барлык сынауларына, авырлыкларга бирешмичә яшәвегезне телибез! Һәр көнегез- уңышлы, һәр гамәлегез- лаеклы, сәламәтлегегез - ныклы, һәр сүзегез- ышанычлы булсын! -
Февраль- батырлык ае 22.02.2024

Гимназиябезнең 9А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Эльмира Вагизовна җитәкчелегендә сыйныфтан тыш “Кыюлык дәресе” чарасы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы майор, батальон командиры белән очрашу уздырдылар. Укучылар батыр солдатыбызның хәрби хезмәтен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Сораулар күп: яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, туган якны һәм туганнарны сагыну авырлыкларын ничек җиңүләре. Шулай ук укучылар солдатларга язылган хатларны тапшырдылар. Алар безнең яклаучыларыбызга яхшы теләкләр юлладылар.
Тиздән якташыбыз кабаттан юлга кузгалырга җыена. Аңа без җиңү белән исән-имин туган якка кайтуын теләп калабыз! Әлеге очрашуны оештырган өчен Эльмира Вагизовнага рәхмәт белдерәбез!










