Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
"Хокук бозуларны кисәтү айлыгы" кысаларында ата-аналар белән эш 17.11.2014
Мәктәптә "Хокук бозуларны кисәтү айлыгы" бара. Айлык кысаларында "Бала-Закон- Ата-ана" темасына җыелыш ТР ЮХИДИ ң Нурлат бүлекчәсе юл һәлакәте иминлеген пропагандалау бүлеге өлкән лейтенанты Мөгайнетдинов Р.Г. катнашында узды. Юл һәлакәтләре көннән-көн күбәеп торган чорда ата-аналарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәп, балаларга үрнәк күрсәтүе мөһим. Җәяүлеме, машина йөртүчеме- тиешле кагыйдәләргә буйсынып, яшь буынны сау-сәламәт үстерергә бурычлы. Белгеч тарафыннан юлдагы хокук бозуларга карата гамәлдәге җаваплылык турында да сүз булды.
Җыелышның икенче өлеше исә яшүсмерләр арасында киң колач алган яман гадәтләрне профилактикалауга, укудагы уңышлар һәм җитешсезлекләрне хәл итүгә һәм боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә багышланды. Әти-әниләр балалары белән эчкерсез мөнәсәбәттә булганда, балаларны яман гадәтләрдән һәм һәр төрле куркынычлардан саклап калу мөмкин икәне һәркемгә мәгълүм.
Җыелыш эшчәнлегеннән әти-әниләр канәгать калды
-
9 нчы сыйныф укучылары- имтиханнарга әзерләнү юлында 15.11.2014
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары, 2015 нче елда төп гомуми белем программалары буенча ДЙА сыйфатлы әзерләнү һәм үзләренең әзерлек дәрәҗәсен бәяләү максатыннан, математикадан бланк форматында диагностик тест биремнәрен үтәде.
Беренче чирканчык нәтиҗәләре укучыларны шатландырырлык булсын иде.
-
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА ӘЗЕРЛЕК КЫСАЛАРЫНДА 13.11.2014
Бүген 6 нчы сыйныф укучылары озак еллар дәвамында мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан тыл ветераны Җамалетдинова Хәлимә әбинең тормыш юлы белән таныштылар. Хәлимә әби 85 яшендә, шат күңелле, ачык йөзле. 1948 нче елдан хезмәт юлын Кизләү мәктәбе белән бәйләгән әби мәктәбебезнең 65 еллык тарихы шаһиты буларак та кадерле безгә. Аның үз гаиләсе, сугыштан соңгы елларда авылдагы авыр тормыш турында сөйләгәннәрен укучылар бик яратып тыңлады. Бүгенге мул тормышка ирешү өчен Хәлимә әби сөйләгән кыенлыкларны бөтен ил күтәргән, Бөек Җиңүгә ирешүебез дә бердәмлектән, бер-беребезгә ярдәмләшүдән, ди әби. Балаларга үгет-нәсихәтләрен , хәер-фатихасын биреп озатты Хәлимә әби. Авылыбыз, мәктәбебез, Җиңү тарихын бүгенге буынга җиткерү өчен калган санаулы һәм кадерле әби-бабайларыбызга күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге насыйп булсын.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү , укучылар катнашында юл һәлакәте иминлеген тормышка ашыру юлында 13.11.2014
Мәктәбебез укучылар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү юнәлешендә һәм районыбыз Башкарма комитетының 144-ЮГ №лы (27.02.2014) приказын үтәү буенча нәтиҗәле һәм матур эш алып бара.
Бүген Хәсәншина Розалия Нәҗип кызы "Исән -имин йөрим дисәң, бел син юл кагыйдәсен" исемле тематик сыйныф сәгате уздырды. Балалар өчен кызыклы, файдалы булды ул чара, укучыларның киләчәгендә мәктәптәге максатчан эшчәнлегебез яхшы нәтиҗәләр бирер дип ышанабыз
-
"Русский медвежонок-языкознание для всех" 13.11.2014
"Русский медвежонок-языкознание для всех" халыкара уен-конкурсы биремнәрен безнең укучылар да бик теләп эшләде. Укучылар өчен биремнәрнең тугандаш телләр һәм сүзләрнең этимологиясенә нигезләнгәннәре авыр булган.
Кәефегез төшмәсен, укучылар, зур җиңүләргә юл шундый авырлыкларны җиңә белүдән башлана. Сез булдырасыз, афәрин!
-
Республикакүләм бердәм мәдәният дәресе 12.11.2014
Беренче сыйныф укучылары өчен авыл китапханәчесе Билданова Зилә апа тарафыннан Бердәм мәдәният дәресе уздырылды. 6 укучыга Мәдәни көндәлекләр тапшырылды, Республикабызда старт алган бу чараның башы районыбызда узучы Хокук бозуларны кисәтү айлыгына туры килүе юкка түгелдер. Үз халкының үткәне белән кызыксынган, үзенең тормышын мәдәни үткәнебез белән бәйләгән укучыларыбыз тәртипле, намуслы укучылар булырлар дип ышанабыз. "1 нче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" чаралары кысасында узучы конкурсларда балаларга һәм әти-әниләргә уңышлар юлдаш булсын!
-
Мәдәниятебезне өйрәнүгә бергәләп... 12.11.2014
Бердәм мәдәният дәресендә 1 нче сыйныф укучыларының әниләре дә катнашты. Киләчәктә нарасыйлары белән кызыклы һәм файдалы сәяхәтләргә кузгалырга алар инде әзер. Хәерле сәгатьтә булсын!
-
Читтән торып белем алу- "Лидер" мәктәбе 12.11.2014
Быел 7-8 нче сыйныфлардан 2 егет һәм 2 кызыбыз читтән торып "Лидер" мәктәбендә укый башладылар. Алар өчен беренче биремнә кайтты. Бүген алар Зөлфия Эдуард кызы җитәкчелегендә "Мин лидер була аламмы?" дигән анкета сорауларына җавап бирделәр, үз артыңнан башкаларны ияртү- әйдаман булу өчен кирәкле сыйфатлар һәм күнекмәләр турында сөйләштеләр. Аларның әле үзләрендәге әйдаманлык сыйфатлары турында фикерләмә сочинение язасылары һәм педагогик хәлләрне чишәселәре бар. Эшләрегез уң, башлангычларыгыз матур дәвамлы булсын, укучылар.
-
"Күңелле стартлар" 08.11.2014
Бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше алып бару - иң модалы күренештер. Балаларны яман гадәтләгә бирешмәслек көчле рухлы, нык ихтыярлы, камил акыллы итүдә мәктәптә уздырылучы чаралар бик әһәмиятле урын тота. Бүген илебездә тормышка ашырылучы "Наркотикларсыз тормыш" һәм "Мин спортны яман гадәтләргә альтернатива буларак сайлыйм" акцияләре кысаларында башлангыч сыйныф укучылары "Күңелле стартлар" спорт ярышында көч сынашты. Укытучылар Ганиева Г.Ф., Галиева А.Ф., Ганиева И.И., Хәсәншина Р.Н. балаларга бик кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт, күңелле стартлар язгы ГТО нормаларын уңышлы тапшыруга омтылыш булсын, уңышлар Сезгә, кечкенә дусларыбыз!
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында 07.11.2014
Республикакүләм " Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында мәктәптә "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче егет һәм кызлар үз эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмәне тәкъдим итә. Рәхим итегез! Күңелегезгә якын кул эшләренә өйрәнәсегез килсә, Гыймалетдинова Н.М. һәм Курамшин Р.Х. мөрәҗәгать итегез.
Сурәттә "Оста куллар" түгәрәгендә егетләр эшләгән эшләнмәләр. Җитәкчеләре Курамшин Р.Х.