Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Ватан геройлары көне 09.12.2014
-
Час кода в России 06.12.2014
-
Билгесез солдат көненә багышланган чаралар 03.12.2014
-
Билгесез солдат көне. 57 елдан соң табылган авылдашыбыз 03.12.2014
-
Бүген - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2014
-
Рус теленнән Төп дәүләт имтиханының сынау туры 01.12.2014
9 нчы сыйныфтан 5 егетебез бүген, рус теленнән Төп дәүләт имтиханы биремнәрен эшләп, үз көчләрен сынады. Эшләренең нәтиҗәләре уңышлы булыр дип өметләнәбез, чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар телибез.
-
Әниләрен котлый бүген җирдә барлык балалар! 28.11.2014
Бәйрәмебез кунаклары -әниләр үзләренә котлау буларак тәкъдим ителгән әдәби-музыкаль композицияне бик ошаттылар. Башлангыч сыйныф укучыларының котлаулары аеруча үзенчәлекле булды: һәр укучы котлау чыгышы белән әнисенә үзе ясаган бүләген тапшырды. "Аулак өй " күренеше исә тамашачыларга зур әнинең оныгына үзенең яшьлек хатирәләрен сөйләве буларак сәхнәләштерелде. Бу күренеш мәктәбебезнең Мәдәният елы кысаларында татар халкының йола һәм уен фольклорын өйрәнү күрсәткече дә иде. Кичә барышында кызларның кул эшләре башкару, каз канаты сыдыру, такмак әйтешү, уен җырлары, йөзек салыш уены, егетләр һәм кызларның тапкырлыгын күрсәтүче сорау-җавап әңгәмәсенең матурлыгы һәм әһәмияте ачылды.
Бәйрәм әниләр өчен әзерләнгән чәй табыны артында дәвам иттте.
Бәйрәм тамашасын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан барлык укучыларга һәм укытучыларга мәктәп җитәкчелеге һәм ата-аналар комитеты исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.
-
Җиңүчеләргә грамоталарны -әниләр каршында! 28.11.2014
24 еннән 29.11 кадәр дәвам иткән "Әниләр атналыгында " уздырылган конкурсларның нәтиҗәләре Әниләр бәйрәме көнне ясалды. Балаларының уңышлары өчен сөенү әниләрнең бәйрәмен тагын да күңеллерәк иткәндер.
"Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән" конкурсы җиңүчеләре: 1 урын- Сәләхова Зөһрә, Исмоилова Айгөл
2 нче урын- Әхмәтова Ләйлә
3 нче урын- Әхмәдиева Нәзилә.
"Җырым синең хакта" тематик җыр конкурсы нәтиҗәләре: 1 нче урын- 3 нче сыйныф, 2-4 нче сыйныфлар;
2 нче урын- 1 нче сыйныф укучылары.
Урта звенода: 1 нче урын- трио 7 нче сыйныф
2 нче урын-хор 6 нчы сыйныф
3 нче урын - хор 9 нчы сыйныф. Җиңүчеләргә алга таба да иҗади уңышлар телибез.
Сурәттә: җиңүчеләрне мәктәп директоры тәбрикли
-
"Лидер" активның читтән торып уку мәктәбе укучылары , бүген үзләренең иң беренче өй эшләрен башкарып, тикшерүчеләргә җибәрде. Аларның эшләре уңай бәя алыр дип өметләнәбез, укучыларыбызга алга таба зур уңышлар телибез! 20.11.2014
-
Бездә - Парламент дәресе 19.11.2014
Бүген мәктәпкүләм Парламент дәресе рәсми төстә Татарстан гимнын тыңлау белән башланды. Татарстан Дәүләт Советына виртуаль сәяхәт һәм махсус видеоязманы караганнан соң, сүз дәресебез кунаклары Киекле авыл җирлеге башлыгы Рәфис Габбас улы Ганиевка һәм Авыл Советы депутаты Рәис Минвәли улы Ганиевларга бирелде. Авыл җирлеге депутаталры вәкаләтенә туры килгән вазифалар, йөкләмәләр, җаваплылык турында сүз җанлы әңгәмәгә әйләнде. Бүгенге көндә авылыбыз урамнарында багана утлары, урамнардагы таш юллар, авыл халкының хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән өстенлекле программалардан файдалануы, халыктан кергән сорау һәм тәкъдимнәрнең уңай чишелеше- авыл җирлеге башлыгы һәм депутатларның нәтиҗәле хезмәт күренеше. Бу Парламент дәресе, бигрәк тә, укучы малайларга, егетләргә нык тәэсирле булды. Алар үзләре өчен гаилә терәге -әти, ил терәге- ир -егет дигән нәтиҗә ясадылар. Алдагы теләк-максатларны тормышка ашыру өчен, бүген укучылардан тырышып уку сорала, уку авырлыкларын җиңү, кызыксынучанлык, үзең белән идарә итә белү сыйфаты һәркем өчен мөһим. Киләчәктә укучыларыбыз дәүләтебезнең лаеклы гражданнары булыр дип ышанабыз.