Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Яңа елны каршылап 27.12.2014
Бүген 1-4 сыйныф укучылары катнашында "Урман патшалыгында кунакта" исемле Яңа елны каршылау бәйрәме узды. Тамаша барышында маскалар чыгышы да, Кыш бабай белән Кар кызының Яңа елга изге теләкләре дә, мәктәп җитәкчелеге һәм әти-әниләр котлавы да, лотерея уены да уздырылды. Бәйрәм чарасын матур һәм эчтәлекле итеп әзерләгән һәм уздырган өчен башлангыч сыйныф укытучылары Ганиева Г.Ф., Хәсәншина Р.Н., Ганиева И.И. һәм озайтылган көн группасы тәрбиячесе Галиева А.Ф. әти-әниләр, укучылар һәм мәктәп җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Алкалы хоккей- иптәшләрчә очрашу 26.12.2014
Мәктәбебез шугалагы үзендә быелгы беренче кунакларны кабул итте. Киекле урта мәктәбе һәм Кизләү төп гомуми белем мәктәпләренең хоккейда иң кечкенә төркемнәре арасында иптәшләрчә очрашу узды. Уен,кунаклар хисабына 3:1 белән тәмамланды. Тәбриклибез, Сезне күршеләр, булдырдыгыз!
Әле быел гына бу уен дәрте белән яна башлаган башлангыч сыйныф малайларына исә алга таба уңышлар телибез, сынатмагыз, мәктәп данын алкалы хоккейда яклау- Сезнең кулда, без Сезгә ышанабыз!
-
Яңа ел мәзәкләре 26.12.2014
5-9 нчы сыйныф укучылары өчен оештырылган Яңа ел тамашасы шундый исем астында узды.
Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләр, авылдашларны Яңа ел белән тәбриклибез. Яңа елда яңа уңышлар, зур бәхетләр, матур җиңүләр насыйп булсын. Яңа ел котлы булсын!
-
Әфганстан-йөрәк ярасы 25.12.2014
Мәктәптә Совет гаскәрләренең Әфганстанга кертелүенә 35 ел тулуга багышланган тематик чараны тарих укытучысы, "Туган якны өйрәнү" түгәрәге җитәкчесе Рәхимова Т.А. уздырды. Чара бик тәэсирле булды, укучыларыбыз күңелендә ул озак сакланыр, авылдаш әфганчылар турында әле тагын күп материаллар тупланыр, эзләнү эшләре язылыр. Егетләребезгә канлы сугышларны күрү язмасын, илебез күге аяз, ил-көннәребез тыныч булсын иде.
-
Чисталык дәресе 25.12.2014
Агымдагы елның 4 нче кварталы өчен уздырылган Республикакүләм Чисталык дәресе туган ягыбызда кышлаучы кошларны кайгыртуга багышланды. Дәрес төрле сыйныфларда төрле формада узды: әңгәмә, лекция, мастер-класс.... Иң нәтиҗәлесе - "Оста куллар " түгәрәгенә йөрүчеләрнең кошлар өчен ясаган җимлекләре, әлбәттә.
Курыкмагыз, кошлар, сез,
күреп яныгызда без барын!
Зыян түгел, җим салырбыз,
Җырларыгызны тыңларбыз!
-
Нурлат МР Башлыгы Чыршы бәйрәме 25.12.2014
Бүген мәктәбебезнең уку алдынгылары, тимурчылык һәм волонтерлык хәрәкәте активистлары, Форпост һәм СМС-балалар отряды әгъзалары район Башлыгы Чыршы бәйрәмен тамаша кылдылар. Район җитәкчелегнә балаларга Яңа ел могҗизасы бүләк иткән өчен чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
IT- чемпион конкурсында җиңү 23.12.2014
IT -чемпион конкурсында 7 нче сыйныф укучыбыз Исмоилова Айгөл, районда иң күп балл җыючы буларак, ноутбукка лаек булды. Айгөл, уңышың дәвамлы булсын, без Синең өчен бик шат!
-
Авыл мәктәпләре арасында алкалы хоккей сезонын ачу 20.12.2014
Бүген мәктәбебезнең 6-9 нчы сыйныф яшүсмерләре катнашындагы хоккей командасы Киекле урта мәктәбендә узган районыбызның авыл мәктәпләре арасында алкалы хоккей сезонын ачу ярышларында ктанашып, 2 нче урынга лаек булды. Афәрин, алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
Ата-аналар җыелышы 18.12.2014
-
Шагыйрь килде безгә кунакка 13.12.2014
Бүген мәктәбебездә авыл китапханәсе белән берлектә якташыбыз -шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе , журналист- Илдус ага Диндаров белән очрашу кичәсе уздырылды. Кичә барышында әдипнең биографиясе турында да, әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында да сөйләнде, укучыларыбыз Илдус абый әсәрләрен яттан да сөйләделәр. Ә шулай да иң кызыкгы һәм иң тәэсирлесе Илдус абый Диндаровның үзе турында, мәктәбебез тарихы, гаиләдә милли тәрбия турында сөйләве булды. Кичәбездә Сәмигулла Рәхмәтуллинның Илдус абый сүзләренә җырлаган җырлары, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышлары да бик урынлы булды.
Очрашу барыбыз күңелендә дә бары тик җылы тәэсирләр һәм күңелле кичерешләр генә калдырды. Кичәне оештыруга зур өлеш керткән Билданова З., Ахметова Р., Галимова Б. укучылар һәм укытучылар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.