муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
E-Mail: | SAzeev.Nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
Руководитель: | Вафина Айгуль Ахатовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 9 учеников и 15 воспитанников |
У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Җиңү көне белән!!! 09.05.2013
Җиңү бәйрәмнәре ел саен авылыбызда зурлап үткәрелә.
Җиңү көнен бәйрәм итә халкым,
Яз китергән җиңү назларын.
Тик күпләрнең гомерләре кайткан
Җаны булып киек казларның.
Ветераннар, данлы ветераннар,
Сирәгәя бара сафлары.
өзгәләнеп искә алдылар
көрәшләрдә узган чакларны.
Яу кырында күпме җаннар калган
Туганнардан калган каберлек.
Айлар, еллар үтә җанны телеп,
Җиңүләрнең даны мәңгелек.
60 нчы тапкыр язлар килә,
Җиңү гөлләренә төренеп.
Илебездә тик тынычлык булса,
Яшәр халкым, яшәр сөенеп.
-
Бакчада язгы эшләр башланды 04.05.2013
Бакчада язгы эшләр башланды. Безнең бакчабызда эшләр бик күп. Без барыбызда матур бакча булдыру өчен көчебезне кертергә тиеш. Бүген кишер, суган, чөгендер утыртык. Өр яңа теплиөа ясадык, агачлар утыртык.Матур-матур чәчәкләргә урыннар әзерләдек.
-
Ата -аналар җыелышы. 26.04.2013
"Ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә психолого-педагогик һәм социаль -хокукый ярдәм итү һәм балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү" дигән тема астында ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта Галимова Резидә "Балагызга асыл тәрбия бирегез" дигән доклад укыды. Гос. услуги порталы белән таныштырылды.Ата-аналарның барысы да: Галимова З., Садрутдинова Г.,Хайруллина Ф., Салахова Р.,Калимуллина Ф. порталга керү алымнары аңлатылды.Җыелыштан соң укучылар Г.Тукайның туган көненә багышланган "Милләтемнең җырчы тургае " дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр.
-
Г.Тукай туган көне!!! 26.04.2013
Безнең мәктәптә Г.Тукайның туган көненә багышлап "Милләтемнең җырчы тургае" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.
-
Парламент дәресе.Дәүләт символлары 24.04.2013 24нче апрель көнне парламент дәресләре булып узды. Укучыларга РФ һәм ТР Дәүләт символлары турында сөйләнелде.
-
Зирекледә шигырь бәйрәме. 23.04.2013
23 нче апрель көнне Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреш музеенда район күләмендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Шигърият бәйрәме”үткәрелде. Бу бәйрәм кичәсендә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Шулай ук анда районыбызның төрле авылларында яшәп иҗат итүче шагыйрәләр дә чакырылган иде. Безнең авылдан Миләүшә апа Халикова катнашты. 3нче сыйныф укучысы Хайруллина Рузилә белән 4 нче сыйныф укучысы Садретдинова Сөмбел башкарган җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.
-
А у нас субботник в школе 20.04.2013
Пахнет свежестью и волей.
Небо в синем купоросе.
А у нас субботник в школе.
Мы в мешки сгребаем мусор.
Грабли оземь бьются звонко,
А метла мести устала
И беспечною девчонкой
Я сегодня снова стала.
Заблестел наш школьный дворик
Только мне немножко жалко.
Отнесет сердитый дворник
Наше золото на свалку.
-
Балаларны яклау көне 18.04.2013
Безнең мәктәптә "Сәламәтлек программасы" буенча даими рәвештә эш алып барыла. 18 нче апрель көнне "Көчлеләр, җитезләр" бәйгесе үткәрелде. Ярыштагы бик күп төрле кызыклы да, мавыктыргыч та спорт уеннарында балалар теләп катнаштылар. Алар "Куллардан башка","Сөзешү","Тартышу-этешү","Иң оста атучы", "Алып кил-алып кит" , "Иң оста машина йөртүче", "Сок эчү", "Тупны тидер" һәм башка ярышларда көч сынаштылар. Физик чыныгу белән беррәттән, акыл эшчәнлеген үстерү буенча да интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Бу бәйгедән укучылар үзләренә бик күп көч тупладылар.
- 12.04.2013
-
"Зирәк тиен" конкурсында катнашу. 11.04.2013
11нче апрель көнне мәктәбебездә "Зирәк тиен" тел белеме бәйгесе үткәрелде. Анда 3 һәм 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучыларыбыз арасында тел белеме белән кызыксынучылар күп.