Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
E-Mail: | school29n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1477 учащихся |
У нас учат: | 86 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Татарстан шәһәрләре 23.02.2020
21 нче февраль көнне 3 нче Е сыйныфы укучылары белән (укытучылары Сахабиева Л.Р. Корычбаева Г.С) “Татарстан шәһәрләре” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгате барышында укучылар Татарстанда ничә шәһәр барлыгы турында мәгълүмат алдылар, һәрбер шәһәрнең күренекле урыннары турында сөйләделәр, үзенчәлекләрен атадылар, үзләре өчен бик күп мәгълүмат тупладылар. Киләчәктә дә мондый кызыклы чаралар дәвамлы булыр дип уйлыйбыз.
-
Туган телем-иркә гөлем 21.02.2020
Бүген - 21 нче февраль дөньякүләм туган тел көне буларак билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.
Шул уңайдан мәктәбебезнең актлар залында “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйрәмгә аксакаллар, микрорайон халкы, әти-әниләр чакырылган иде. Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында төрле халык биюләре һәм җырлары тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Бәйрәм барышында Татарстанда төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәвенә тагын бер кат инандык.
Алдагы көннәребездә дә бергә - бергә, иңгә - иң куеп, дус - тату яшәргә язсын, һәр туган таңыбыз безгә иминлек, шатлык алып килсен!
21 февраля объявлен Международным днем родного языка. В связи с этой знаменательной датой и с целью воспитания у учащихся чувства любви к родному языку, гордости за свой язык в актовом зале нашей школы было проведено мероприятие с участием аксакалов, жителей микрорайона, родителей.
Эмоционально исполненные яркие танцы, песни народов нашей республики порадовали и публику, и самих руководителей. Праздник Международного дня языков удался! Хочется поблагодарить всех участников и руководителей мероприятия и пожелать всем дальнейших творческих успехов!
-
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе 20.02.2020
20 нче февраль көнне 5-8 нче сыйныфларның татар төркемнәре арасында “Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр” исеме астында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде. Чара, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып, укучыларны әдипләребезнең сугыш темасына язылган иҗатлары белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Укучылар бәйгедә бик теләп катнаштылар.1 урынны 5б сыйныфы укучысы Абдуллина Ләйлә, 2 нче урынны 8г дан Гарифуллина Диләрә һәм 5б сыйныфыннан Гыйләҗиев Булат, 3 нче урынны 6б сыйныфыннан Садыйков Рәзил алдылар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Габдуллина Р.С., Якупова В.Б. әзерләгән әлеге чара мәгълүмати һәм тәрбияви яктан бик үтемле булды.
-
Многонациональный Татарстан 20.02.2020
В рамках декады родных языков и реализации мероприятий по подготовке и проведению празднования 100 летия образования ТАССР, 20 февраля для учащихся 8 г класса (учитель: Ризванова Ф.М.) было организовано внекласное мероприятие “Многонациональный Татарстан”, целью которого было вызвать интерес учащихся к изучению и сохранению родных языков, воспитать уважение к своей Республике, родному краю, культуре и традициям народов республики (учитель Ризванова Ф.М.). Ребята дружно отвечали на вопросы викторины и разгадывали кроссворды по истории нашего края. Рассказали о традициях и обычаях народов, проживающих в нашей республике.
-
Туган телем минем бергенэ 20.02.2020
20 нче февраль көнне 2 нче А сыйныфында туган тел атналыгына багышлап “Туган телем минем бер генә!” темасы буенча викторина үткәрелде. Укучылар рус һәм татар телебезнең серләре буенча төрле биремнәр үтәделәр, үзара көч сынаштылар. Викторина азагында балалар бер-берсенең белемнәрен бәяләделәр.
-
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган дәрес-экскурсия 20.02.2020
8 в сыйныфында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган дәрес-экскурсия
Дәрес барышында Ләйсән Сөләйман кызы герой-шагыйрьнең катлаулы, ләкин мавыктыргыч тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде, укучылар шигырьләр сөйләделәр. Мәгълүмат презетация ярдәмендә тулыландырылды, шулай ук аудиоязма тыңланылды. “Моабит дәфтәрләре” буенча төшерелгән документаль фильм каралды. Дәрес ахырында фильм буенча фикер алышу оештырылды. Укучылар дәрестә бик актив катнаштылар, укытучының бер генә соравын да җавапсыз калдырмадылар.
-
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады 19.02.2020
19 нчы февраль көнне 9 в сыйныфы укучылары (укытучы: Әхмәтшина М.В.) катнашында герой-шагыйрь М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады” дип исемләнгән ачык чара күрсәтелде. Укучылар бу бәйрәмгә алдан хәзерләнделәр. Һәр укучы бер җәлилче турында материал туплап, аны башкаларга җиткерер өчен, матур итеп чыгыш ясарга тиеш иде. Балалар биремгә бик җаваплы караганнар: тупланган материаллары бик мавыктыргыч булды. Әлеге чара укучыларның хәтерендә озакка уелып калыр дип ышанып каласы килә.
-
Сугыш чорында язучылар 15.02.2020
Укучыларны татар язучыларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары белән таныштыру, гражданлык хисләре, ветераннарга олы ихтирам, хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып, 11 нче февраль көнне 11 нче б сыйныфында (укытучы: Чевачина Р.В.) Татарстаннан китеп, сугыш кырларында ятып калган якташ язучыларыбызга багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар күренекле язучыларыбыз Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Нур Баян һәм башка әдипләребезнең илебез азатлыгы хакына гомерләрен корбан итүләре турында презентация карадылар, әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр. Шулай ук волонтерыбыз Сперанская Елизавета сугыш турында квест-уен үткәрде: укучылар Морзе әлифбасы белән язылган разведчик язмаларының серен чиштеләр, шырпыдан күпер төзеделәр, яралыларга беренче ярдәм күрсәттеләр.
Сыйныф сәгате укучыларның күңеленә хуш килде, киләчәктә дә мондый патриотик чаралар үткәрербез дип өметләнәбез.
-
Встреча с ветеранами-детьми войны. 15.02.2020
В музее школы №29 прошла встреча с ветеранами -детьми войны, поэтами Гульчирой Ибатуллиной и Нуруллой Гаптуллиным.
-
Муса Джалил 15.02.2020
15 нче февраль көнне 2 нче б (Галиуллина Г.Ф.) һәм 5 нче б сыйныфы (Сәфиуллина З.Ф.) укучылары белән Муса Җәлил иҗатына багышланган катнаш дәрес үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен рус, татар, инглиз телләрендә сөйләделәр, тормышына багышланган презентация белән таныштылар. Бу дәрес укучылар күңелендә бары тик якты хисләр генә калдырды дип ышанабыз.