Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
E-Mail: | school29n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1477 учащихся |
У нас учат: | 86 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
4 нче ж сыйныфында (укытучы: Корычбаева Г.С.) «Телләр белгән-илләр гизгән» исемле уен-викторина үткәрелде. Укучылар дәрестә туган тел буенча белемнәрен күрсәттеләр, табышмакларны әйтешү буенча көч сыныштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде! 26.04.2019
-
Еллар үткән...Ләкин син һаман яшь, Син һаман сау безнең күңелдә... Хәсән Туфан 26.04.2019
26 нчы апрель - халкыбызның сөекле улы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
-
Поздравляем!!! Сборную команду учителей школы №29 призеров спартакиады работников образования Нижнекамского муниципального района по волейболу. 15.04.2019
-
04.04.2019
Шәһәребезнең банк хезмәткәрләре “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә бик теләп катнаштылар!
-
04.04.2019
8 нче в сыйныфы укучылары шәһәребез халкы белән рәхәтләнеп татарча аралаштылар!
-
04.04.2019
“Мәктәптә генә түгел, спорт түгәрәкләрендә дә татарча аралашабыз!” – ди 10 нчы б сыйныфында укучы баскетболчы кызлар. Рус гаиләсендә туып-үскән Корноухова Дарья бигрәк тә татар телен яратып өйрәнә. Татар теле буенча үткәрелә торган муниципаль олимпиадаларда да ел саен катнаша. Бу уку елында призлы урын яуларга бары тик берничә генә баллы җитми калган, ләкин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнүче “үҗәт” Даша болай гына бирешергә җыенмый! “Икенче елга тагын да ныграк әзерләнеп катнашырга телим!”-ди ул.
Кызларыбыз, республикада баскетбол буенча ярышларда катнашып, яңадан-яңа дуслар табалар, тел байлыкларын арттыралар. Афәрин, кызлар! Киләчәктә сезгә спортта да, укуда да уңышлар юлдаш булсын!
-
04.04.2019
Сәүдә үзәкләрендә үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә сатучылар үзләренең икеттеллелек шартларында рәхәтләнеп эшләүләрен тагын бер кат исбат иттеләр.
-
04.04.2019
Даруханәдә эшләүче кызларыбыз да бик матур итеп татарча сөйләшә!
-
Мин татарча сөйләшәм 01.04.2019
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе Татарстанда ел саен үткәрелә торган чара. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 23 нче март көнне, әлеге акция 29 нчы гомуми белем бирү мәктәбендә дә үткәрелде. Акцияне оештыручылар укучылар, мәктәп фельдшеры, ашханә эшчеләре, вахтер, хезмәткәрләр бүлмәсен җыештыручылар белән аралашып, “Син татарча сөйләшәсеңме?” исеме астында сораштырулар үткәрделәр, “Мин татарча сөйләшәм!” логотибын, “Синең беренче 150 татар сүзең” сүзлекләрен тараттылар. Акциядә катнашучылар барысы да чарадан канәгать калдылар.
-
04.03.2019
«Фәндә-дебют» дип исемләнгән X Республика фәнни-гамәли конференциядә 6 нчы сыйныф укучысы Буранкова Айзиля (җитәкчесе: Якупова В.Б.) 2 нче дәрәҗәле Дипломга лаек дип табылды.
Айзиләне уңышлы чыгышы белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!