Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, пр. Вахитова, д. 2А |
Телефон: | +7(855)-541-26-51 |
E-Mail: | school16n-kamsk@mail.ru; S16.Nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16" НМР РТ |
Руководитель: | Сорокина Екатерина Анатольевна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 652 учащихся |
У нас учат: | 39 педагогов |
Новости/ Яңалыклар
ТУКАЙ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ
Опубликовано: 26.04.2023Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Ел саен бу көн татар теле ункөнлеге кысаларында уза. Быел да Г.Тукайның туган көненә багышлап мәктәбебездә “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйрәм үткәрелде. Сәхнәдә укучылар бөек шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр,сәхнәләштерделәр, Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әдипнең кыска гына гомеренең кайбер мизгелләрен чагылдырган видеофильм карадылар.Кунакка килгән 38нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре дә үзләренең музыкаль номерларын тәкъдим иттеләр. Чара ахырында бәйрәмдә катнашучылар бергәләп татар халкының гимнына әверелгән “И туган тел” җырын башкардылар. Бәйрәмдә катнашкан укучыларга, укытучыларга , әти-әниләргә һәм килгән кунакларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей