Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423582, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Кайманова, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-541-28-15 |
| E-Mail: | sch15.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ № 15" НМР РТ |
| Руководитель: | Фалина Луиза Геннадьевна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 887 (из них иностранных граждан 4) |
| У нас учат: | 56 |
-
Милли каһарман эзеннән... 10.02.2026

Муса Җәлилнең тууына 120 еллык түгәрәк датаны билгеләп узу максатыннан 5 — 6 сыйныф укучылары арасында милли геройның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган проект эшләрен ясау һәм яклау оештырылды. Укучылар татар һәм рус телләрендә эшләрен яклады.
Сегодня, 9 февраля, на уроках родного языка обучающиеся 5 — 6 классов защищают свой творческий проект, посвященный 120-летию со дня рождения героя Советского Союза Мусы Джалиля
-
Туган телләр айлыгы яңалыклары 09.02.2026

Туган телләргә багышланган айлыкны дәвам итеп, 9 февраль көнне, «Умницы и умники» телевизион уенына ияреп, без дә 6А татар этнокультурасы сыйныфы белән үзебезчә «Акыллы матурлар һәм акыллы матурлар» исемле уен уздырдык. Бүгенге уеныбыз геройларга багышланган иде, булсын әкият геройлары, төрле әдәби әсәрләр геройлары, һәм, һичшиксез, чын батырлар турында да сөйләшергә онытмадык. Иң мөһиме, татарча бирелгән сорауга, аңлап, татарча җавап бирергә тырышу иде. Уен 6 этаптан торды, һәр яңа этапка сайланып алып иң җитез укучылар узды. Уенның җиңүчеләре булып финалга чыккан ике укучы да билгеләнде, чөнки Галиуллин Риналь беренче җавап бирүче булса да, җавапны тулысынча биреп бетермәде. Ә Хәбибуллина Алия аның җавабын тулыландырып, төгәлләп куйды. Әфәрин, укучылар!
Прошла игра «Умницы и умники» с обучающимися этнокультурного 6А класса. Она была посвящена героям: героям сказок, разных произведений и героям Советского Союза. Поздравляем победителей номинации «Мин татарча сөйләшәм/ Я говорю по-татарски»! Ведь цель игры как раз заключалась в этом.
-
Выставка лучших конкурсных работ по творчеству Мусы Джалиля 09.02.2026

Советлар Союзы герое, кыю йөрәкле татар каһарманы, ялкынлы, көчле шигырьләр авторы Муса Җәлилнең тууына 120 ел безнең мәктәптә дә билгеләп үтелә. Көн дә диярлек төрле чаралар уза, төп катнашучылар, әлбәттә, укучылар. 5 нче февраль көнне Җәлил иҗаты буенча кул эшләре бәйгесендә тырышып катнашкан укучыларның эшләрен җыйнап күргәзмә оештырылды. Бәйгедә 4В, 8В, 9Б укучылары катнашты. Җиңүчеләр линейкада бүләкләнәчәк.
В школе организована выставка лучших конкурсных работ по творчеству Мусы Джалиля. Победители будут награждены на линейках.















