Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | ds.82.podsolnuh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Профилактические занятия по безопасности на водных объектах в весенний период времени 18.04.2022
В саду воспитателями групп были проведены профилактические занятия по безопасности на водных объектах в весенний период времени с просмотром видеоролика на данную тему и показом средств спасения, которые необходимо применять для спасения людей.
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Экологик диктант" 15.04.2022
Экологик диктант безнең илнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, Россия халкының экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрүгә юнәлтелгән. Экологик диктант катлаулылык дәрәҗәсе буенча төрле мәсьәләләрдән тора. Диктант тәмамлангач, барлык педагоглар да сертификатлар алдылар.
-
"ЭКОЯЗ -2022" "Экология десанты" 15.04.2022
Балалар белән бакчабыз территориясен чистартырга чыктык.
Кечкенә булуларына карамастан, бик эшчән үзләре! -
Бакчабыз турында газета битләрендә... 15.04.2022
Чаллының 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында “Экояз – 2022” акциясе үтте.
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Экологик шөгыль" 14.04.2022
"ЭКОЯЗ-2022" акциясе кысаларында тәрбияче Рахматуллина Альбина Рафаэлевна белән берлектә экология темасына шөгыль үткәрелде. Анда Татарстан республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Галимова Ләйлә Назир кызы һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе" 4 нче санлы балалар экологик-биология үзәге" методисты Галиәкбәрова Ләйсән Ринат кызы чакырылды. Шөгыль барышында җир шары кешеләрнең битарафлыгыннан авыруын хәбәр итте табигатькә балалар эксперименталь эшләнчек аша ярдәмгә килделәр.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2022
12 апрель көнне безнең ил Космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу көнне безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр космос, космонавтлар турында мәгълүмат белән таныштылар. Төркемнәрдә «Космос дөньясы», «Космик сәяхәт» дигән темага иҗат күргәзмәләре оештырылды. Космос темасы балаларга һәрвакыт кызыклы, шуңа күрә педагоглар аны беркайчан да игътибарсыз калдырмыйлар. Төркемнәрдә йолдызлар, планеталар, космос һәм космонавтлар турында әңгәмәләр, тематик дәресләр үткәрелде, ата-аналар өчен почмакларда мәгълүмат рәсмиләштерелде. Мондый чаралар хисабына балалар үз белемнәрен киңәйтә, бер-берсе белән күбрәк аралаша һәм, кызыклы фактларны белеп, үз Ватаны өчен горурлык хисе кичерә.
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Җитезләр һәм осталар" 12.04.2022
9 нчы һәм 11 нче төркемнәр арасында "Җитезләр һәм осталар" эко- эстафетасы узды.
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Чиста шәһәр" акциясе 12.04.2022
"Чиста шәһәр" язгы икеайлык кысасында балалар бакчасы хезмәткәрләре кар йомшартырга чыктылар. 3 нче төркемдә әти-әниләр дә кушылды. Бик зур рәхмәт!
-
"ЭКОЯЗ- 2022" "Ак каен" 11.04.2022
3 нче төркемнең зифа буйлы ак каеннары.
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" 11.04.2022
Апрель, балачактан, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне белән хәтерләргә уелып калган. Кыска гына гомерендә күпме әсәрләр язып калдырган ул. Менә шуларны искә алу, балаларыбызны шагыйрьнең иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан бакчабызда "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" диеп исемләнгән сәнгатьле сөйләү бәйгесе үтте. Һәр чыгыш матур, үзенчәлекле иде. Оештыручыларга, катнашучыларга, әти-әниләргә, педагогларга, жюри әгъзәләренә зур рәхмәт!