Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | ds.82.podsolnuh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Сак булыгыз, бозлавык! 12.12.2022

Бозлавык – тротуарларда, юлларда, җир өстендә су кату нәтиҗәсендә барлыкка килгән боз катламы. Бозгалак – тайгак хәлгә кадәр тапталган боз яки кар катламы. Бозлавык һәм бозгалак җәяүлеләр һәм транспорт өчен гадәттән тыш хәлләр сәбәбе булып торалар. Таеп җәрәхәтләр алу очраклары ике тапкыр арта.
Бозда таймас өчен алдагы кагыйдәләрне белүе мөһим:
- Аяк киеме табаны таймый торган булырга тиеш. Биек үкчәле аяк киеменнән баш тартуы яхшырак.
- Аяк астыгызга карап йөрегез, тайгак һәм авышлы урыннарны урап үтегез.
- Юлларда игътибалры булыгыз, ашыкмагыз, чапмагыз.
- Табанга тулысынча басыгыз, кулларыгызны кесәдә тотмагыз, авыр әйберләр ташырга тырышмагыз.
- Әгәр дә таеп егылсагыз, торырга ашыкмагыз, җәрәхәтләр булмавында инаныгыз, үтеп баручылардан ярдәм сорагыз.
Истә тотыгыз: аркага егылуы аеруча куркыныч, бу очракта баш мие селкенүе алырга мөмкин. Җәрәхәтләнү очрагында мәҗбүри врачка мөрәҗәгать итегез.
-
Өстәл теннисы 12.12.2022

Спартакиада кысаларында мәгариф хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасыннан укытучы-логопед Миндиярова Гульнара Ралифовна катнашты.
-
“Татарча диктант” Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе. 25.11.2022

"Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады.
Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.Акциянең максаты һәм бурычлары
Максат – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар:
татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыру, кызыксындыру һәм мотивация булдыру;
татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү;
халык арасыннан татар орфографиясен, пунктуациясен иң яхшы белүчеләрне ачыклау; язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;
дөрес язу кагыйдәләре онытыла баруга, график грамоталылык кимүгә халыкның игътибарын юнәлтү;
мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә, дөрес язу күнекмәләрен үстерүгә этәргеч, стимул бирү.
Бүген «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе уза. Теләге булган һәркем татар теле буенча белемен тикшерә ала. -
Антитеррористическая безопасность 25.11.2022

Наши педагоги систематически повышают свой профессиональный уровень в области антитеррористической безопасности. Инструктор по физической культуре Квитковская Елена Юрьевна прошла Всероссийское тестирование по итогам которого заняла 1 место
-
Әниләр көне 23.11.2022

Әни! Һәркем өчен иң изге зат. Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәүгә көч- дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез.
Хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәбез! Барлык Әниләргә иң изге, иң ихлас теләкләрне телибез! Бәхетле, матур, бәрәкәтле озын гомерләр кичерергә насыйп булсын сезгә!
Җир йөзендә барлык әниләр
Бәхетле яшәсен дип телик
Балалары куандырып торсын
Китерсеннәр бары игелек.Әни көне – шундый матур бәйрәм
Барлык әниләргә баш иик
Күзләрендә бәхет нуры һәрчак
Сүнми балкып торуын телик. -
Церемония награждения победителей республиканского этапа X Всероссийского конкурса "Воспитатели России" 21.11.2022

Состоялась церемония награждения победителей республиканского этапа X Всероссийского конкурса "Воспитатели России", которая состоялась в Министерстве Образовании и Науки Республики Татарстан.В номинации "Лучший профессионал образовательной организации" одержала победу наш педагог инструктор по физической культуре Квитковская Елена Юрьевна.
Елена Юрьевна, поздравляем Вас с победой! Желаем и дальше быть по жизни победителем, достигать все новых и новых высот и не останавливаться на достигнутом. Становитесь с каждой победой все сильнее! Вы — молодец, мы гордимся вами! -
ПРАВИЛА ПОВЕДЕНИЯ В МЕСТАХ БОЛЬШОГО СКОПЛЕНИЯ ЛЮДЕЙ 16.11.2022


-
Котлыйбыз!!! 09.11.2022

82 нче "Көнбагышкай"балалар бакчасының балалар театр коллективы Республика куләмендә оештырылган "Сәйяр"конкурсында Абдулла Алишнын "Сертотмас үрдәк"әсәрен сәхнәләштереп муниципаль этапта 1 нче дәрәжә диплом белэн буләкләнде.
Алга таба да балаларга унышлар телибез. -
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2022

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп итүнең тамырлары XVII гасырга барып тоташа. XVII гасырда кыска вакыт аралыгында Мәскәүдә берничә патша алышына. Шуннан файдаланып, Россиянең Смоленск, Бөек Новгород кебек шәһәрләрен, Мәскәү Кремлен поляклар һәм шведлар яулап ала. 1612 елның җәй, көз айларында князь Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин, халык белән бергәләп, Россияне азат итә. Әлеге җиңүгә Россиядә яшәгән рус, татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт һ.б. халыкларның бердәмлеге белән ирешелә. Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан башлап бәйрэм ителэ.
Бөек халык , ул бердәм халык! Без бергә булганда-без бөтен нәрсәдә көчле һәм дошманарга ил җиңелмәс, Россия халкы-ил өчен горурлык! Кадерле әти-әниләребез, бакчабыз хезмәткәрләре һәм сайтыбыз кунаклары, сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйбыз.Сезгә өйләрегездә тынычлык, гаиләләрегездә татулык телибез.Бер-беребез белән тату яшәп, Ватаныбыз белән горурланып яшәргә язсын. Илебезнең, уртак йортыбызның нинди булачагы бездән тора. Аны матур, ямьле кунакчыл итү безнең көчебездән килә. Әйдәгез, бер-беребезгә карата ачык күңел, игелекле караш һәм җәмгыятебез белән горурланып яшик. Илебездә тыныч, күкләребез аяз булсын. Бәйрәм белән! -
Поздравляем! 20.10.2022

По итогам муниципального и республиканского этапа конкурса "Воспитатель России", с гордостью хотим поздравить с победой нашего педагога Квитковскую Елену Юрьевну. Хотим пожелать всегда оставаться такой настойчивой, смелой, целеустремлённой. Желаем успехов, огромных возможностей в жизни и реализации каждой заветной мечты. И пусть вам всегда удаётся побеждать не только в конкурсах, но и в любом бою.













