Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | ds.82.podsolnuh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Чаңгы ярышлары -2023 15.02.2023
Куңелле мизгелләр! Яр Чаллы шәһәренең «Яр буе» паркында мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар тармакның иң актив, спорт хезмәткәрләрен җыйды. Ярышларны мәгариф идарәсе белән берлектә профсоюзның территориаль оешмасы оештырды. Безнең бакчабызда актив катнашты
-
"Хәрби танклар"әвәләү шөгыле 14.02.2023
"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү эшен оештыру" айлыгы кысаларында, бүген 7 нче зурлар төркемендә тәрбияче Мирзагалимова Альбина Мансуровна белән әвәләү шөгыле үтте. Тема: "Хәрби танклар"
Бурычлар: Танк өлешләрен (корпус, түбәсе, тубы, пулеметы, командир люгы, тәгәрмәч чылбыры, тәгәрмәчләре) ныклап ялгап ясарга өйрәтүне дәвам итү. Предметның кайбер өлешләрен сыгылмалы таякчык белән ясау күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү. Россия Хәрби көчләре турында күззаллауларны киңәйтү.
-
Саф һавада физкультура шөгыле 14.02.2023
Саф һава-тәнгә дәва, "-дип юкка гына әйтмиләр. Саф һавада үткәрелгән физкультура шөгыльләре йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу, мускул һәм башка мөһим организм системаларының үсешенә булышлык итә. "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү эшен оештыру" айлыгы кысаларында, бүген 8нче зурлар төркемендә тәрбияче Хәйруллина Луиза Мустафовна тарафыннан үткәрелгән эшчәнлек барышында балалар физкультура шөгылендә өйрәнгән предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү, ярым утырган хәлдә киң адымнар белән йөрү, аякларны алга һәм артка ташлап йөгерү кебек күнекмәләрне ныгыттылар. Ахырда "Аучылар һәм куяннар" хәрәкәтле уенын уйнадылар.
-
Саф һавада йөрү 13.02.2023
Тәрәзәгә карагач «и-и, болытлы көн икән бит бүген...» - дип кәефсезләнмәгез. Ишекне ачып урамга чыккач, һава торышының йомшаклыгына исегез китәр. Чыгыгыз әле сез дә өегездән, рәхәтләнеп саф һава сулагыз! Табигать-анабыз биргән һәрбер мөмкинлектән файдаланып калыгыз һәм аңа рәхмәтле булырга да онытмагыз: табигатьне саклагыз!
-
"Әтием һөнәре" темасына рәсем күргәзмәсе 13.02.2023
"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү эшен оештыру" айлыгы кысаларында, "Ватанны саклаучылар көне" алдыннан бакчабызда "Әтием һөнәре" темасына рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең максаты әтиләр хезмәтенә ихтирамлы караш, хөрмәт тәрбияләү. Күргәзмә бакчабызда тәрбияләнүчеләрдә һәм аларның ата-аналарында зур кызыксыну уятты. Әтиләр балаларның мондый иҗатына битараф калмады
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендә шәһәркүләм "Белем җәүһәрләре" олимпиадасы 13.02.2023
Бакчабызда шәһәркүләм "Белем җәүһәрләре" исемле мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендә олимпиада узды. Бәйге "Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр" елына багышланган иде.Бәйгенең беренче турында татар телендә гореф-гадәтләрне саклаган, милли үзанны уяткан, татар халык авыз иҗатын популярлаштырган анимацион фильмнар каралды.Хөкемдарлар балаларның саф татар телендә сөйләмнәрен, сюжетның темага туры килүен , эстетик ягын тикшереп нәтиҗәләр чыгардылар.Икенче турга үтүче балалар бакчасына унышлар теләп калабыз!
-
ИРТӘНГЕ ГИМНАСТИКАНЫҢ ФАЙДАСЫ 12.02.2023
Иртән күнегүләр ясау уянырга булыша, чөнки канның тамырлар буйлап йөрү тизлеге арта. Нәтиҗәдә тән тукымалары, әгъзаларга, баш миенә кан килү яхшыра, бу үз чиратында эшкә сәләтлелекне арттыра.
Гимнастика вакытында веналарда тоткарланган кан йөри башлый, үпкә һәм бронхлардагы какырык чыга.
Системалы рәвештә күнегүләр ясаучының аркасы турая, бу сколиоз, остеохондроз, умырткалык бүсере кебек чирләргә профилактика булып тора.
Зарядка ясарга онытмаучыларга салкын тими.
Гимнастика — хисси тотрыклылыкка ирешү юлы.
Иртә белән зарядка ясарга күнектерелгән балалар йокысыннан тиз уяна, дисциплинага җайлы ияләшә.
-
«Россия чаңгы юлы-2023» 11.02.2023
Бүген илебезнең барлык төбәкләрендә, Россиядә кышкы массакүләм спортны яратучы 500 меңнән артык кеше 41нче «Россия чаңгы юлы-2023» Бөтенроссия чаңгы ярышы узды????Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән барлык урта һәм олы яшьтәгеләр генә түгел, ә кече яшьтәгеләр дә катнашты. Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм энергия алдылар!
Уза чаңгы ярышлары
Бар шәһәрдә, авылда,
Чаңгыда йөри белгәннәр
Катнаша ала бар да.
"Россия чаңгы ярышы"
Түгел бит ул узышу,
Максаты да гади аның:
Ярышларда катнашу.
Табигать матурлыгына
Сокланып шуып кайту,
Аралашып дуслар белән,
Шул мизгелдән тәм табу.
Саф һавада йөрү үзе
Файдалы һәр кешегә,
Катнашырга тырышыгыз,
Махсус үткән бу көндә.
Фәймә Зайнуллина
⛷Сегодня во всех регионах нашей страны, Более 500 тысяч любителей самого массового зимнего спорта в России стали участниками 41-й всероссийской гонки «Лыжня России – 2023». ????
Все участники получили отличное настроение и заряд энергии! -
Экологик акция «Кышын кошларны ашатыгыз!» 29.01.2023
Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә баланың тере табигать белән аралашуы мөһим роль уйный. Кошлар-иң киң таралган кеше иярченнәре. Кызганычка каршы, без кечкенә туганнарыбызны онытабыз, ә бит алар акыл белән һәм зирәклекләре белән аерылып торалар, салкын көннәрдә генә булмый. Кышын кошлар еш һәлак була. Ә бит аларга бераз ак икмәк, орлык кирәк һәм бераз тозсыз сало кирәк.
Көнбагышкай"балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм ата-аналар "Кошларны саклау акциясенә" җимлекләр ясауда актив катнаша.Әти-әниләребезгә рәхмәт белдерәбез. -
Балаларны саклагыз! 20.01.2023