Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 278 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары 12.03.2021
Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Стартка шәһәрнең мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасыннан чаңгы яратучылар чыкты.
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2021
Хөрмәтле коллегалар! Сезне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып торсын! Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!
-
Меню 05.03.2021
9нчы марттан 12нче мартка кадәр меню
-
Безнең яңа җиһазлар бар! 05.03.2021
Бакчабыз "Балаларны туган телләрендә укыту һәм тәрбияләүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы" дигән республика конкурсында җиңүгә ирешеп, 500 000 сум күләмендә грантка ия булды. Әлеге грант кысаларында бүген 80 өстәл, 260 урындык, 4 уен почмаклары кайтты.
-
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган, бәйрәмнәргә чакырабыз! 27.02.2021
Хөрмәтле әниләр, әбиләр һәм апалар!
Сезне 8нче март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган, бәйрәмнәргә чакырабыз!
-
Меню 26.02.2021
1нче марттан 5нче мартка кадәр меню
-
«Сөйләм үстерү үзәгендә традицион булмаган дидактик уен» 26.02.2021
2021 елның 17 февраленнән 25 февраленә кадәр 82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында «Сөйләм үстерү үзәгендә традицион булмаган дидактик уен» дигән бәйге игълан ителгән иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча дипломнар һәм балалар белән төркемдә уйнар өчен бүләкләр тапшырылды.
-
Кошлар өчен җимлекләр! 25.02.2021
Безнең балалар бакчасында «Кошлар өчен җимлекләр» акциясе узды. Акциянең максаты: балаларның һәм аларның ата-аналарының игътибарын кошларны тукландыру проблемасына җәлеп итү, туган як кошларына карата дустанә мөнәсәбәт формалаштыру. Кошларга ярдәм итү өчен, ата-аналар һәм балалар белән берлектә, без җимлекләр әзерләдек һәм аларны уен мәйданчыкларындагы агач-куакларга урнаштырдык. Җимлекләр эленгәннән соң, бакчабыз тирәсендә кошлар күбәйде. Канатлы дуслар тәкъдим ителгән азык белән бик теләп сыйлана. Балалар җимлеккә килгән кошларны зур кызыксыну белән күзәтәләр.
-
Педагогик киңәшмә: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә эффектив технологияләр” 24.02.2021
2021 елның 24 февралендә 82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә эффектив технологияләр» дигән темага педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәнең максаты булып балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә эшне камилләштерү тора.
-
Бәйрәм белән! 23.02.2021
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне белән ихластан котлыйбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез! Бәйрәмегез котлы булсын!!!