Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | ds.82.podsolnuh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Представление нашего сада перед экспертами из фонда Президентских грантов РФ
20.03.2023
Сегодня столичным экспертам была представлена реализация гранта, полученный при поддержки Фонда Президентских грантов, 8-ми дошкольными организациями по проекту "СКИРТ"
Огромное спасибо Фонду Президентских грантов за новые возможности реализации идей. -
Язгы авитаминоз 20.03.2023

Көннәр җылыта башлау белән, без үзебездә витаминга кытлык сизәбез. Авитаминоз хакында мифларның никадәр дөрес булуын ачыклыйк.
Миф №1: сезон бәласе – мәкерсез авитаминоз, җәй һәм кыш көч туплап, язын, көзен организмга һөҗүм ясый.
Дөрес. Авитаминоз, ягъни теге яки бу витамынның организмда тиешле күләмдә булмавы безгә елның кайсыдыр вакытында янамый. Гадәттә, ризык белән организм төрле витаминнарга даими тулыланып тора. Искәрмә булып, С витаминын атарга мөмкин. Әмма, көндәлек тормышта кеше организмына гиповитаминоз күбрәк яный. Бу – берәр төр витаминның организмда бөтенләй булмавы түгел, ә тиешле күләмдә булмавы.
Миф №2: сәламәтлек төймәләре – яз җитү белән, даруханә киштәләрендә берсеннән берсе матур савытларда “витаминнар парад”ы башлана. Эшләп чыгаручылар мәҗбүри рәвештә организмны “баетырга” киңәш итәләр.
Дөрес. Теге яки бу витаминга кытлыкның үз билгеләре бар. Әйтик, организмга А витамины җитмәү – күз күрүен начарайта, тире кибә, тырнаклар һәм чәч “тиз сынучан”га әйләнә. Әгәр үзегездә без санап үткән симптомнарны сизәсез икән, поливитаминнар алырга, даруханәгә йөгерергә ашыкмагыз! Табибка барып киңәшергә кирәк. Кәеф кырылган саен да, үзегезгә үзегез поливитаминнар “билгеләү” – дөрес түгел. Ни дисәгез дә, алар химик субстанцияләр. Матур төсле төймәләрне йотарга ашыкканчы, азык рационыгызны баету отышлырак. Кеше һәрвакыт тиешенчә – беренче, икенче, өченче ризык, компотны ашый-эчә икән, аңа гиповитаминоз янамый. Диета яклыларга сакланырга киңәш итәбез. Нәкъ менә алар организмына минераль витаминнар комплексы зарур.
№3 Миф: лимонлы меню – цитрусны, ни өчендер, витаминга кытлыкны җиңү чарасы итеп күрергә ияләштек. Суык тидеме – лимон ярдәм итә. Авырыйсың килмәсә – әфлисун аша.
Дөрес. Аскорбин кислотасы – бөтен витаминнар патшасы. Аның организмда тиешле күләмдә булуы безнең сәламәтлегебезгә, иммунитет ныклыгына гарантия. Әмма бу – цитрус җимешләрен килолап ашарга кирәк, дигән сүз түгел. Аскорбин кислотасының көндәлек нормасы – 50-100 мг. Тиешле нормада витамин кабул итим дисәгез, көненә бер лимон (100 г. лимонда 40 мг. аскорбинка бар) яки 1 әфлисун (1 әфлисунда 60 мг. аскорбинка бар) ашарга кирәк. Ләкин аскорбин кислотасы фәкать цитруслы җимешләрдә генә бар, дигән сүз дөрес түгел. Уртача зурлыктагы ике алма яки 100 г. тозлы кәбестә да шул ук күләмдә аскорбинкага ия.
Сәламәт булыгыз!
-
"Минем балам татарча сөйләшә" шәһәркүләм бәйге
18.03.2023
Буген 1 нче "Шатлык" балалар бакчасында "Минем балам татарча сөйләшә" бәйгесендә бакчабызның иң уңган гаиләсе икенче турда көч сынашып шәһәркүләм бәйгесендә 2 нче урынны алды.Азамат әнисе белән татар телен никадәр камил белүен күрсәтте, халык авыз иҗатын яхшы белүе белән бүлеште.Афәрин,Асылхановлар гаиләсенә! -
Остазлык атналыгы кысаларында яшь педагогларга оештырылган эшчәнлек 17.03.2023

Бүген дәүләт мәгариф системасында яшь педагоглар белән эшләү өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Милли мәгариф системасын реформалаштыруның хәзерге шартларында яшь педагогның мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә яңа практик эшчәнлек шартларына яраклашырга тиешлеге аерым әһәмияткә ия.
«Көнбагышкай» балалар бакчасында остазлык атналыгы уздырылды. Яшь педагоглар һәм остазлар дәресләренә йөрү, конспектлар язуда ярдәм итү, белем бирү эшчәнлеген планлаштыру буенча консультацияләр бирү һәм яшь коллегаларыбызга үз эшләрендә чын профессионаллар булу өчен дусларча ярдәм итү генә кирәк.
Шул исәптән бүген 11 нче зурлар логопед төркемендә тәрбиячеләр Пакреева Л. М. һәм Алексеева Р. М. "Яз " темасына белем бирү эшчәнлеген тәкъдим иттеләр.
Сезгә уңышлар, иҗат һәм илһам телибез!Сегодня в государственной системе образования работа с молодыми педагогами обозначена как одно из приоритетных направлений работы.
В современных условиях реформирования национальной системы образования особое значение приобретает тот факт, что молодой педагог должен в максимально короткие сроки адаптироваться в новых для него условиях практической деятельности.
В детском саду «Подсолнушек» была проведена неделя наставничества. Взаимопосещение занятий молодых педагогов и наставников, помощь в написании конспектов, консультации по планированию образовательной деятельности и просто дружеская поддержка необходима нашим молодым коллегам, для того чтоб стать настоящими профессионалами в своей работе.Желаем вам успехов, творчества и вдохновения!
-
2023 год объявлен Годом наставника и педагога 16.03.2023

--Дорогие друзья!
Все мы знаем, что 2023 год объявлен Годом наставника и педагога. Если вы хотите быть в курсе всех новостей и мероприятий, то предлагаем вам вступить в официальные группы Министерства образования и науки Республики Татарстан.
Подписаться очень легко: просто наведите камеру своего телефона и сканируйте QR-код.#ГодПедагогаНаставника #ГодПедагога2023 #ГодНаставника2023
-
«ЭкоЯз өмә - 2023» 15.03.2023

Яз-шәһәребездә чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмәләр уткәрү – барлык оешмаларның да яхшы традициясе. Бүген " Көнбагышкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре дэ бакча тирәсенә тәртип урнаштырырга чыктылар. Көн җилле һәм бераз салкын булсада бу яхшы кәефкә комачауламады. Кирәкле инвентарь белән коралланып, «Көнбагышкай» хезмәткәрләре территорияне рәхәтләнеп тәртипкә китерделәр.
-
"Әниемнең алтын куллары" кул эшләре күргәзмә 13.03.2023

Кешенең яраткан һөнәреннән тыш яраткан шөгыльләре дә була. Рухи ләззәт бирүче бу шөгыль аның тынгысыз иҗат эшенә әверелеп китә. Шуның белән кеше үзенә күңел тынычлыгы таба.
Бакчабызда 8 март- халыкара хатын - кызлар көненә багышланган атналык кысаларында әнә шундый оста куллы әниләрнең кул эшләреннән "Әниемнең алтын куллары" исемле күргәзмә оештырылды. Ул күргәзмәдә ниләр генә юк!
Әниләр үзләренең чынлап та алтын куллы булуларын исбатладылар. Берсеннән-берсе матур эшләре белән хәйран калдырдылар.
Рәхмәт сезгә хөрмәтле әниләребез! -
Белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгының 2 нче көне 13.03.2023

Тәрбияче төрле яклап сәләтле булырга тиеш. Сәләт тумыштан бирелмәскә дә мөмкин, ләкин тырышлык белән күп кенә уңышларга ирешергә һәм күп нәрсәләргә өйрәнергә була. Юкка гына "Тырышкан табар - ташка кадак кагар" димиләр.
Бүген бакчабыз базасында белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгының 2 нче көне уздырылды.
Стажировка бик продуктив, эмоциональ, кызыклы, эчтәлекле узды. -
Белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы 10.03.2023

Бүген 82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы базасында белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы уздырылды.
Безнең педагогларыбыз мастер-класслар һәм шөгыльләрдәге үзләренең кызыклы алымнары белән уртаклаштылар.
Килгән педагоглар үзләренең эшләрендә яратып һәм актив кулланырлар дигән теләктә калабыз. -
"Янгыннан сак бул!" 10.03.2023

Бүген 8 нче зурлар төркемендә "Янгыннан сак бул!" темасына әңгәмә оештырылды. Максат: ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту.













