Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
Руководитель: | Ризатдинова Айгуль Мударисовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Викторина-кичә 01.04.20171 апрель көнне 7-8 нче класслар арасында "Дөньякүләм рекордсменнар" викторина- кичәсе үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы 31.03.2017
31 нче март көнне мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үтте.
-
Мәктәп музеенда 29.03.2017
Бүген тарих һәм география фәннәре атналыгы кысасында башлангыч класс укучылары мәктәп музеена кунакка керделәр. Музей җитәкчесе Илгизә Фоатовна укучыларны авылыбыз тарихы, истәлекле көнкүреш җиһазлары, танылган шәхесләре һәм башка кызыклы мәгълүматләр белән таныштырды.
-
Ипподромга экскурсия 29.03.2017
29 нчы март көнне башлангыч класс укучылары Мөслим авылында урнашкан ипподромга экскурсиягә төштеләр. Ипподром җитәкчесе, авылдашыбыз Фазаил ага, балаларга атлар белән кызыклы танышу оештырды.
-
Республикакүләм IV "Фоат Садриев укулары" 28.03.2017
28 нче март көнне Мөслим районы мәгариф идарәсе планы һәм нигезләмәсе нигезендә чираттагы республикакүләм IV “Фоат Садриев укулары” узды. Укуларның макстаы: Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләрнең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде. Әлеге укуларда “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Мәгариф” журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар Союзы белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмдә “Мәгариф” журналының баш мөхәррир урынбасары Ришат Каюмов, бүлек мөхәррире Мидхәт Садыйков, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Роза Хәбибуллина, Факил Сафин (Чаллы), Әлфия Ситдыйкова (Чаллы), Әсгать Сәләхов (Әлмәт), Миңзифа Әхмәтшина (Әлмәт), Илдус Гыйләҗев (Азнакай), Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры Әнвәр Шәрипов, КФУ Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина һәм башкалар катнашты. Бу чарада безнең мәктәпнең укытучылары һәм укучылары катнашты. 5 нче сыйныф укучысы Биктагирова И.И. – катнашучы сертификатенә лаек булды. Укытучысы – Дәүләтова Р.Ф, татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Фазуллина Р.Г. 1 дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Шахмат ярышы 21.03.2017
Мәктәп укучылары арасында шахмат ярышлары утте.
-
К.Булатова исемендәге премия 20.03.2017
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән алтынчы ел шагыйрә Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе К.Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылды.
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән алтынчы ел шагыйрә Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе К.Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылда. 17 нче март көнне узган конкурс гомуми урта белем бирү мәктәпләре, лицей, гимназия укучылары, югары уку йортлары студентлары арасында уздырылды. Катнашучылар “Әдәби иҗат” һәм “Фәнни эш” юнәлешләре буенча көч сынашты.
Клара Булатованың Туган як гимнына әверелгән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган җыры белән башланып киткән тантанада шагыйрә үзе чыгыш ясады, аның шигырьләре укылды, иҗатына багышланган фәнни эшләр, яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗади эшләре тыңланылды.
Әлеге конкурста Мөслим муниципаль районы мәктәпләрендә укучы балалар бик теләп катнаштылар. Шулар арасында безнең мәктәпнең укучылары да катнаштылар. Мингазова З.И. (лауреат), Биһтагирова И.И. (диплом) ия булдылар. Укытучылары ─ Давлетова Р.Ф.
-
Говорим и поём по-английски!
15.03.2017
В рамках Дня английского языка учителем Шакировой С.Ю. был проведён конкурс «Говорим и поём по-английски!» Учащиеся 1-9 классов приняли самое активное участие в этом мероприятии.
-
Профсоюз җыелышы 13.03.2017
Мәктәптә профсоюз җыелышы булды, аны профсоюз лидеры Дәүләтова Р.Ф. үткәрде.
-
Әниләр бәйрәме 11.03.2017
9 нчы март көнне башлангыч укучылары "Әниләр көне"н билгеләп үтте. Бәйрәм кызыклы уеннар, концерт номерлары белән барды. Укучылар үзләренең әниләренә, әбиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Кичә бәйрәм өстәле белән тәмамланды.