Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
Руководитель: | Ризатдинова Айгуль Мударисовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
"Әлифба" бәйрәме 08.03.2017
7 март көнне 1 нче сыйныф укучыларының "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм 1 класс укучылары, аларның әти-әниләре өчен сынаулар, табышмаклар, уеннар һәм концерт номерлары белән аралашып барды. Кичә бәйрәм өстәле янында тәмамланды. Бәйрәм бик күңелле үтте. -
"Старший учитель" гранты 07.03.2017
6 нчы март көнне Казан шәһәрендә "Учитель наставник" һәм "Старший учитель" грантларында җиңүчеләр өчен семинар булып узды. Анда "Старший учитель" грантына лаек булган география укытучыбыз Шәяхмәтова М.М.катнашты.
-
"Өлкән укытучы" гранты 25.02.2017Әлмәт шәһәрендә "Өлкән укытучы" гранты буенча әңгәмәдә мәктәбебезнең география укытучысы Шәяхмәтова М.М. катнашты.
-
Мероприятие по контролю противопожарной безопасности 20.02.2017
В рамках проведения мероприятия по контролю противопожарной безопасности, школу посетил старший инспектор МОНД и ПР по Муслюмовскому муниципальному району РТ УНД и ПР РТУ МЧС по РТ Идиятуллин Р. А. С учениками провёл профилактическую беседу.
-
Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулары 31.01.2017
27 нче гыйнвар - Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулары
52 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында 27 нче гыйнвар көнне күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулар оештырылды. Педагогик уку Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, Яр Чаллы педагогия университеты белән берлектә уздырылды. Педагогик укуларга республиканың төрле төбәкләреннән 400 артык эш кабул ителгән. Эшләр Яр Чаллы педагогия университеты галимнәре тарафыннан тикшерелде һәм җиңүчеләр ачыкланды. Анда Р.Фәхреддин мирасын өйрәнүче профессор, филология фәннәре докторы Минегулов Хатип Йосып улы һәм Алабуга, Яр Чаллы галимнәренең чыгыш ясады. Соңыннан укытучылар тарафыннан мастер-класслар күрсәтелде һәм эшчәнлек 4 секциядә дәвам итте. Безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Дәүләтова Р.Ф. катнашты. Ул дипломга лаек булды.
-
Математика атналыгы 30.01.2017
Тойгелде төп мәктәбендә гомуми фәннәр укытуга зур игътибар бирелә.Төрле фәннәр буенча фән көннәре, фән атналыклары үткәрү укучыларда фәннәргә кызыксыну уята.
23 нче январьдан 28 нче январьга кадәр мәктәптә математика укытучылары Хазиева Н.К. һәм Шәйхетдинова Д.А. җитәкчелегендә математика атналыгы уздырылды. Атналык бик кызыклы һәм мавыктыргыч чараларга бай булды. 2-4 нче класслар арасында “Кызыклы математика” исемле викторина, 5-6 класслар арасында математик КВН уздырылды. 7-9 класслар арасында "Көчсез буын" конкурсы уздырылды. Бу конкурста Идиятуллин Илшат һәм Шәйхетдинова Алиягә тиңнәр булмады Җомга көнне һәр конкурсның җиңүчеләре арасында “Иң зирәк математик” конкурсы узды. 3 нче класстан Әхмәтҗанов Фирзәр, 4 нче класстан Шаяхметов Рөстәм, Минһаҗева Диләрә, 5 нче класстан Биктаһирова Илүзә, Габделхакова Инзилә, Минһаҗева Зөһрә, 8 класстан Ризатдинов Булат, Маннанов Данил, Газымова Илүзә, Шамсетдинова Зәйнәп , 9 класстан Идиятуллин Илшат, Шәйхетдинова Алия математикадан төпле белемгә ия булуларын расладылар. “Иң яхшы математика дәфтәре” конкурсында Шаяхметова Мәликә, Биктаһирова Зәмирә, Садыкова Гөлинә (1 класс), Газымова Илүзә (8 класс), Минһаҗева Зөһрә (5 класс) һәм Минһаҗева Диләрә (4 класс) җиңүчеләр булды. 9 класс укучылары "Кызыклы математика" исемле стена газетасы чыгардылар.
Атналыкта укучылар бик актив катнаштылар. Алга таба да аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Деловая игра 26.01.2017
Сегодня в рамках месячника профориентации с учащимися 9 класса прошла деловая игра «Кадровый вопрос»
-
Инглиз теле көне 24.01.2017
Мәктәптә Инглиз теле көне утте. Тәнәфесләрдә инглиз телендэ җырлар яңгырады, мәктәп коридорында стеналар да инглиз телендә язылган мәкальләр һәм табышмаклар белән бизәлгән иде. Кабинет ишекләрендәге язулар да инглизчә иде. Көн дәвамында мәктәбебездә инглиз теле рухы хөкем сөрде. 5-7 нче класслар арасында КВН үткәрелде. Укучыларның проект эшләреннэн күргәзмә оештырылган иде. Оештыручысы- инглиз теле укытучысы Шакирова С.Ю.
-
Математика атналыгы 24.01.2017
Мәктәптә математика атналыгы бара. Бүген башлангыч класс укучылары " Математик викторина" ярышында көч сынаштылар.
-
Брейн-ринг уены 19.01.2017
"Мизгел" яшьлэр үзәгендә укучылар белән брейн- ринг уеннары оештырылды. Бу интеллектуаль уенда безнең 4,5 класс кызлары уңышлы чыгыш ясап, грамота белән бүләкләнделәр.Җитәкчеләре: Габдулхакова И.Ф.