Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
Руководитель: | Ризатдинова Айгуль Мударисовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости Тойгильдинской ООШ
Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее
Опубликовано: 17.04.2017Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.14 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 83 укучының, 54 укытучының эше тыңланды. Укучыларыбыз 5 төрле, укытучыларыбыз 3 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Г.Тукай – тәрҗемәче”, “Бакый Урманче һәм Г.Тукай иҗаты”, “Төрле елларда Г.Тукайны өйрәнүләр тарихыннан”, “Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза”, “Табигать- тиңсез хәзинә”, “Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Г. Тукай иҗатын өйрәнү”, “Мәгърифәтчеләребез һәм аларның эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”, “Укыту-тәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү”. Габдулла Тукай укуларына килгән укытучылар һәм укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре, Арча музейлары хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укуытучыларның һәм укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Җиңүче укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бу укуларда безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбяты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы – 3 дәрәҗә дипломга лаек булды
К списку новостей