Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Терроризмга hәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы 09.09.2022

Терроризмга hәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында 5а сыйныфы кызлары өчен мемориаль комплекска экскурсия оештырылды.
ТР Халыклар ассамблеясы Мөслим районындагы вәкиллеге житәкчесе,Мөслим районы Иҗтимагый совет рәисе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Солтанов Рушат Жәүдәт улы Бөек Ватан hәм әфган сугышы вакыйгалары турында сөйләде, герой якташларыбызны билгеләп үтте.
"Барысы да балачактан һәм гаилә тәрбиясеннән башлана. Әйдәгез, бер-беребез турында кайгыртыйк һәм толерантлы булырга тырышыйк! "- дип, Рушат Жәүдәтович укучыларга үз киңәшләрен бирде. -
Экстремизмга - юк 09.09.2022

8 нче сентябрь көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Экстремизмга - юк!» дигән айлык кысаларында 5-6нчы сыйныф укучылары өчен «Беслан фаҗигасе»дигән темага класс сәгате үткәрде. «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Бесланның иң куркыныч фаҗига булуы, Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбенең балаларына, ата-аналарына һәм укытучыларына күпме кичерергә туры килгәне турында сөйләделәр. Әлеге класс сәгате укучыларда терроризм корбаннарына карата кызгану, терроризмга тискәре караш тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз. Чара балаларга бик ошады.
-
Очрашу 09.09.2022

Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Айзиря Дульфаритовна килеп үзләрендә эшләп килгән түгәрәкләр белән таныштырды һәм йәрисе килгән балаларны үзләренә һәр көнне сәг.14.30 чакырды.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләре 08.09.2022

1-4 нче сыйныфларда «Юл хәрәкәте кагыйдәләре»дигән темага сыйныф сәгатьләре узды.
-
Кунаклар кабул иттек 07.09.2022

Муниципаль районның социаль-икътисадый һәм инфраструктур үсешен өйрәнү максатыннан районга Казаннан стажерлар килде.
Илнур Сираев -Татарстан Республикасы Гарантия фондының маркетинг һәм үсеш буенча директор урынбасары (“Россия лидерлары” идарәчеләр конкурсының суперфиналисты), Тимербулат Самерханов–мәктәптә кунакта -
Куркынычсыз көпчәк 07.09.2022

" Куркынычсыз көпчәк" конкурсының район һәм республика этапларында берничә ел рәттән уңышлы чыгыш ясаган отрядыбызга бүләккә велотренажор кайтты. Әлеге тренажор ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәнергә мөмкин. Укучылар төрле күнегүләр эшли ала. Җитәкчеләре Айгильдин Эльмир Мансур улы.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы 07.09.2022

1 нче сыйныф укучылары белән юл хәрәкәтләре куркынычсызлыгы җитәкчесе Ситдикова Алсу Разин кызы белән очрашты. Укучыларга юл аша чыгу, юл билгеләрен исләренә төшерде. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр. Мультфильм карадылар. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды
-
Ата-аналар җыелышы 07.09.2022

Бүген 5а сыйныфында ата- аналар җыелышы узды. Әти-әниләрен үзләрен кызыксындырган соруларга җаваплар алдылар,ата-аналар комиссиясе сайланды.
-
Куркынычсызлык дәресләре 06.09.2022

Татарстан Республикасы территориясендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында 1-10 сентябрь көннәрендә мәктәпләрдә "Куркынычсызлык дәресләре" уздыру планлаштырылган. 6 сентябрь көнне мәктәптә янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча укыту-өйрәтү дәресе үткәрелде. Эвакуация дәресе күрсәткәнчә, мәктәпнең администрация составы эвакуация һәм янгын куркынычы факторларына дөрес җавап бирү буенча тиешле күнекмәләргә ия икәнне раслады. Чарада барлыгы 500 укучы катнашты
-
Тормыш тамчысы 05.09.2022

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенрәссәй акциясе «Мөслим йөрәге» скверында узды.
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004 елның беренче сентябрендә Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул көнне, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар. Өч көн буена алар бер тамчы суда да эчә алмадылар.
Чара шул фаҗигале көннәр истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Акцияда сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Бәдретдинова Марина Ранас кызы, коррупциягә каршы сәясәт буенча район башлыгының ярдәмчесе Бәдретдинов Наил Әхтәм улы һәм Мөслим районы иҗтимагый совет рәисе, Мөслим районының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм почетлы гражданины Солтанов Рушат Җәүдәт улы чыгыш ясадылар.











