Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2022

Зурлар төркемендә әниләр көненә багышланган матур бәйрәм үтте. Әлеге чараның бурычлары: газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү.
-
Бөтенрәсәй каз өмәсе 28.11.2022

2 нче Бөтенрәсәй каз өмәсендә катнаштык. Кунакларны мичтә пешкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйладак.
-
Әниләргә бүләк ясадык 25.11.2022

Әниләр көне уңаеннан балалар үз куллары белән әниләренә бүләк ясадылар.
-
Семинарда катнаштык 23.11.2022

"Күбәләк" балалар бакчасында уздырылган районара семинарда катнашып, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштык.
-
Уңышларыбыз 21.11.2022

Тәрбияче, Гарипова Альбина " Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң яхшы уен мохите" дип аталган муниципаль конкурста катнашып, 3 урын алды.
-
Көзге бал 17.11.2022

Зурлар төркемендә Көзге бал үтте. Бәйрәмнең максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам итү, дуслык, бердәмлек хисләре, көз бәйрәменә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү иде.
-
Конкурс "Көзге фантазия" 16.11.2022

Бакча төркемнәрендә "Көзге фантазия" темасына кул эшләре конкурсы үткәрелде. Балалар әти-әниләр белән бергә берсеннән-берсе матур кул эшләре ясап алып килделәр.
-
Алтын көз бәйрәме 15.11.2022

Кечкенәләр төркемендә "Алтын көз" бәйрәме узды. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, көз турында җырлар җырладылар, биеделәр һәм түземсезлек белән Сөмбеләнең килүен көттеләр. Ә инде бөтен балаларга да Сөмбелә тулып пешкән алмалар бүләк итте.
-
Семинарда катнаштык 11.11.2022

Тәрбиячеләр, Тимеркаева Г.Т, Шайхайдарова Г.Д., Яр Чаллы шәһәрендә үткән регионара семинар-практикумда катнашып ,"Тәрбияче эшендә эффектив алымнар һәм методлар" дигән темага чыгыш ясадылар.
-
Уйнарга яратабыз 09.11.2022

"Минем гаиләм һөнәре" проекты кысаларында сатучы сюжетлы- рольле уенын уйнадык. Балаларның сатучы һөнәре турындагы белемнәре һәм күзаллаулары баетылды, сатучының вазыйфалары һәм хезмәте белән таныштырылды.










