Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Театр -күңелләрне уятыр 27.03.2023

27 нче март- халыкара театр көне.
Театр -яктылыкка , нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
-
Милли ашлар 24.03.2023

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан "Татар халкының гореф-гадәтләре " проекты кысаларында зурлар төркемендә тәрбияләнүче Шәйхетдинов Әмир кечкенәләрне татар халкының милли ризыклары белән таныштырды. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.
-
Чираттагы уңышларыбыз 23.03.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар арасында уздырылган Роберт Миңнуллин шигырьләрен уку республикакүләм конкурсында катнашып, "4-5 яшьлекләр арасында иң яхшы шигырь укучы" номинациясендә Гайрова Эльза II дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2023

22 март көнне мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Нәүрүз бәйрәме узды. Милли уеннар уйнадык,кайнар коймак белән сыйландык.
-
Уңышларыбыз 21.03.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ата- аналар.тәрбиячеләр арасында Роберт Миңнуллин шигырьләрен уку республикакүләм конкурсында "6-7 яшьлекләр арасында иң яхшы шигырь укучы"номинациясендә Юсупова Айназ III дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Җәйгә әзерләнәбез 17.03.2023

Балалар белән тәҗрибә участогына утырту өчен савытларга баллы борыч үсентеләре утырттык. Үсентеләрне карап, тәрбияләп тору өчен җаваплы балалар билгеләдек.
-
Чираттагы уңышыбыз 16.03.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр арасында үткәрелгән Роберт Миңнуллин шигырьләрен уку республикакүләм конкурсында "5-6 яшьлекләр арасында иң яхшы шигырь укучы" номинациясендә Маликова Елизавета II дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Агачларны күзәтәбез 14.03.2023

Балалар белән саф һавага чыккач һәрдаим күзәтүләр оештырабыз. Аларның мондый күзәтүләр кызыксынучанлыкларын, игътибарлылыкларын үстерә, күзәтүчәнлекләрен арттыра.
-
Музыка эшчәнлегендә 13.03.2023

Балалар музыка эшчәнлегендә җырлы- биюле уеннар өйрәнәләр. Әлеге уен вакытында балалар көйгә карап хәрәкәтләнәләр, җырлыйлар бииләр. Аларның музыканы тоемлаулары үсә, күңелләрендә матурлык тойгысы уяна.
-
Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез 10.03.2023

Зурлар төркеме балалары белән кечкенәләргә "Куян кызы "әкиятен сәхнәләштереп күрсәттек..Безнең максат- балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту, коммуникатив сыйфатларын үстерү, диалогик сөйләмнәрен камилләштерү, артистлык сыйфатларын тәрбияләү, театральләштерелгән тамашалар аша иҗади сәләтләрен ачу.










