Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Чираттагы уңышларыбыз 16.01.2023

Тәрбиячеләр : Гарипова А.А., Тимеркаева Г.Т., Шайхайдарова Г.Д., Яңа елга багышланган IБөтенрәсәй "Яңа ел мандарины"исемле конкурсында катнашып ,мастер-класс номинациясендә 1 дәрәҗә дипломга ия булдылар
-
Искечә Яңа ел 13.01.2023

Балалар бакчасындагы төркемнәребез белән искечә Яңа елны каршы алдык, җырладык , биедек, шигырьләр сөйләдек, уеннар уйнадык.
Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең күчтәнәчләрен тараттылар.
-
Сюжетлы- рольле уен "Шәфкать туташы" 12.01.2023

"Минем гаиләм һөнәре" проекты кысаларында балалар белән шәфкать туташы һөнәре белән таныштык. "Хастаханә" сюжетлы- рольле уенын уйнадык. Уенның максаты - балаларда шәфкать туташы һөнәренә кызыксыну уяту, белемнәрен киңәйтү,мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү.
-
Кар бабайлар парады 11.01.2023

Балалар пластилиннан Кар бабайлар әвәләделәр. Максат: балаларның күзаллауларын, сәнгать осталыкларын үстерү,форма һәм күләм турында белемнәрен ныгыту,әвәләү алымнары күнекмәләрен үстерү.
-
Уңышларыбыз 10.01.2023

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Аглиева Әминә Яңа елга багышланган I Бөтенрәсәй "Яңа ел мандарины" исемле иҗади конкурста катнашып 1дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Агачларны күзәтү 30.12.2022

Балалар белән һәрдаим табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәбез. Бәс сарган агачларны күзәтеп алар табигатьнең матурлыгына сокланалар, күзәтүчәнлекләре үсә.
-
Кошларны сыйлыйбыз 29.12.2022

Балаларыбыз кечкенәдән үк кошларны кайгыртырга өйрәнәләр. Кыш көне аларга азык табу авыр булганлыктан, җимлекләргә ипи валчыклары, ярмалар салалар.
-
Чыршы бәйрәме 23.12.2022

Зурлар төркемендә "Көмеш кыңгырау" дип исемләнгән чыршы бәйрәме узды. Балалар Кыш бабайга үзләренең өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабайдан алган күчтәнәчкә балалар аеруча сөенделәр.
-
Яна ел маҗаралары 22.12.2022

Кечкенәләр төркемендә "Яна ел маҗаралары " исеме астында бәйрәм иртәсе булды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм уеннар белән бергә үрелеп барды. Балалар бик шат калды.
-
Конкурс "Яна ел килә" 20.12.2022

Бакчада әти-әниләр арасында Яна елга багышланган конкурс узды. Кулдан ясалган чыршы, кар бабайлар, кар бөртекләре бүлмәнең бизәге булдылар.










