Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Керпеләр көне 02.02.2023

2февраль- керпеләр көне. Шул уңайдан кечкенәләребез керпеләр белән якыннанрак таныштылар, Аның гадәтләре турында күберәк белделәр. Мәсәлән: керпе үзенең энәле тунында гөмбә, алма, җиләкләр алып кайта. Әгәр дә аның каршысына берәр дошман килеп чыкса, ул аны тиз генә йомгакка әйләнә.
-
Өстәл уеннары уйныйбыз 01.02.2023

Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен - шөгыльдә алынган белемнәрен ныгыту чарасы да ул. Уен танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә. Тәрбиячеләребез өстәл уеннарын киң кулланалар. Зурлар төркеме балалары кичке якта төрле өстәл уеннарын яратып уйныйлар.
-
Кошларны сыйлыйбыз 31.01.2023

Салкын кыш айларында без балалар бакчасындагы агачларга кошлар өчен җимлекләр куябыз. Ел саен без аларны яңартып, өстәп торабыз. Быел да бакчабызга йөрүче балаларга җимлекләр куярга кирәклеген аңлаттык. Балалар белән бергәләп бакчага чыгып җимлекләргә ярмалар салабыз һәм кошларның җим чүпләүләрен күзәтәбез.
-
Кар бабайлар 27.01.2023

Кечкенәләр төркеме балалары белән рәсем шөгылендә Кар бабайлар ясадык. Рәсем эчтэлеген уйлау сәләтен үстерделәр. төсле буяулар, пумала белән эшләү алымнарын ныгыттылар.
-
Курчакларга өй төзибез. 25.01.2023

Буш вакытта балалар леголар белән төрле корылмалар төзергә яраталар. Лего-конструктор уеннары аша балалар әйләнә-тирә дөнья белән таныша, ориентлаша . Мондый уеннар балаларга физик, эстетик һәм социаль үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирә.
-
Городец тактачыгы бизәү 24.01.2023

Зурлар төркемендә рәсем шөгылендә "Такталарны Городец чәчәкләре" белән бизәдек. Рус халкының декоратив-гамәли сәнгать предметлары белән таныштык, пумала белән эшләү күнекмәләрен ныгыттык, мөстәкыйль рәвештә төсләрне куллану сәләтен үстердек.
-
Конкурсларда катнашабыз 23.01.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге катнашучылар арасында Шәйхетдинова Әминә "Мин яратам сине, Татарстан" конкурсында "Аңлашабыз дуслык телендә! "номинациясендә Iдәрәҗә дипломга ия булды.
-
Кар кызы әвәләдек 19.01.2023

Зурлар төркеме балалары белән сузу, чеметеп алу, шомарту алымнарын кулланып кар кызы әвәләдек. Алдан алган әвәләү күнекмәләрен ныгыту, эш барышында мөстәкыйльлек , пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү.
-
Диплом алдык 18.01.2023

"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Яңа елга багышланган IБөтенрәсәй "Яңа ел мандарины" исемле конкурсында катнашып, яңа ел бизәлеше номинациясендә 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар
-
Саф һавада уйнарга яратабыз 17.01.2023

Зурлар төркеме балалары белән саф һавада төрле уеннар уйнадык. Кышкы уеннар балаларга аеруча да кызыклы уза. Уеннар хәрәкәт активлыгын үстерә, чыныктыра, мөстәкыйльлекләрен арттыра.










