Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Бәйрәм конендә 02.10.2025

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасында, тәрбияче Шәйхәйдарова Гүзәлия Диктат кызы "Ел тәрбиячесе - 2024" район конкурсында уңышлы чыгыш ясап, мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гүзәлиягә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Өлкәннәрне хөрмәтлик 01.10.2025

Өлкәннәр көне уңаеннан үзебезнең бакчада эшлэп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне "Өлкәннәрне хөрмәтлик" дигән бәйрәм кичәсенә чакырдык. Балаларның чыгышлары: шигырьләре, җырлары, биюләре олкәннәребезгә зур бүләк булды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
-
Тынычлык көне 21.09.2025

Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Тынычлык күгәрчене" исеме астында тематик чара узды.
-
Иминлек сагында 09.09.2025

Иске Карамалы янгын сүндерү участогының аерым пост бүлеге җитәкчесе Минныразиев И.М. һәм Түбән Кама шәһәренең янгын сүндерү участогының янгын куркынычсызлыгы инженеры Яруллина Г.И. бакча хезмәткәрләренә, балаларга янгын куркынычсызлыгын саклау буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр, буклетлар тараттылар.
-
Беренче сентябрь 01.09.2025

Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган Белем бәйрәмендә катнаштык. Яна уку елында укытучыларга, тәрбиячеләргә иҗади уңышлар, балаларга тырышлык, һәрбарчабызга сәламәтлек телибез!
-
Балаларны яклау көне 01.06.2025

1 нче июнь- Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Иске Карамалы мәдәният йорты каршысында урнашкан уен мәйданчыгында "Күңелле стартлар" үтте. Чара бик күңелле узды. Бу бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр.
-
Чыгарылыш - 2025 29.05.2025

Чыгарылыш кичәсе күңелләрне тибрәндерә торган бәйрәмнәрнең берсе. Бакчабызда 29 нчы май көнне чыгарылыш кичәсе узды. Бәйрәм барышында балалар бакча хезмәткәрләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Ак якты юллар сезгә, балалар!
-
Күңелләрдә мәңге сакланыр 05.05.2025

Һәммәбез сагынып
Көттек Май килүне-
Китерә ул безгә
Иң бөек Җиңүне!
-
Мин-милләтемнең киләчәге, горурлыгы 30.04.2025

30 нчы апрель көнне "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы" исеме астында үткән районкүләм бәйгедә катнашып Маликова Елизавета җиңү яулады. Лизаны конкурска әзерләгән тәрбиячеләренә, әти-әниләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Яшь бөреләр - 2025 28.04.2025

28 нче апрель көнне Мөслим мәдәният йортында "Яшь бөреләр - 2025" районкүләм талантлы балалар фестиваленең йомгаклау концерты булды. Анда бакчабызның "Тиктормаслар" бию коллективы "Хореография" номинациясендә III урын, Ханнанова Мәликә "Вокал-соло" номинациясендә II урын яулады. Балаларга киләчәктә дә уңышлар телибез!










