Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 27 детей |
У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Пластилин көне
14.06.2024
Пластилин көне уңаеннан балалар белән пластилиннан яшелчәләр, җиләк-җимешләр, төрле ризыклар әвәләдек.
-
Россия көне
13.06.2024
Россия көне уңаеннан Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында балалар белән "Россия флагы-безнең горурлыгыбыз" дигән темага әңгәмә узды.
-
Чыгарылыш-2024
30.05.2024
30 май көнне бакчада "Сау бул, бакча!" дип аталган чыгарылыш иртәсе узды. 5 малай, 2 кызны Күбәк урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына озаттык. Аларны алда тылсымлы белем дөньясы көтә. Ак юллар сезгә, балалар!
-
Соңгы кыңгырау
27.05.2024
25 нче май көнне балалар белән Күбәк урта мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә катнаштык.
-
Уңышларыбыз
23.05.2024
"Туган ягым моңнары" дип аталган региональ вокал конкурсында катнашып Аглиева Әминә III дәрәҗә дипломга лаек булды. Әминәгә алда да уңышлар телибез.
-
Элмә такта куюда катнаштык
21.05.2024
Украинада махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Шаймарданов Ильнар хөрмәтенә мемориаль такта ачылышында катнаштык.
-
Тузганак чәчәге көне
14.05.2024
Зурлар төркемендә "Тузганак чәчәге" көне. Балалар белән тузганак чәчәге турында булган белемнәрне киңәйттек. Дару үләне төшенчәсе белән таныштык һәм тузганак чәчәгеннән тәкыяләр урдек.
-
Митингта катнаштык
13.05.2024
8 нче май көнне Иске Карамалы мәдәният йорты каршында урнашкан обелиск янында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан узган "Беркем дә онытылмый, бер нәрсә дә онытылмый..." дигән тантаналы митингта катнаштык. Балаларыбыз шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясадылар.
-
Кояш көне
03.05.2024
3 май бөтендөнья Кояш көне уңаеннан авыл китапханәсе белән бергә "Һәрвакыт булсын кояш" дигән темага рәсем конкурсы үтте. балалар үзләре ясаган кояш рәсемнәрен алып килделәр.
-
Тукай көне
02.05.2024
Иске Карамалы мәдәният йортында Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел уңаеннан, "Тукай теле - туган тел " дип аталган, сәхнәләштерелгән күңел ачу чарасы узды.