Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 27 обучающихся,8 воспитанников |
У нас учат: | 8 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Хезмәт тәрбиясе 12.01.2024
5 нче сыйныф укучылары һәйкәл янын кардан чистартты.
-
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы 12.01.2024
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында башлангыч сыйныфларда "Минем хокукларым һәм бурычларым" исеме астында интелектуаль уен, әңгәмә узды. Законнарны яхшы белгән кеше җәмгыять өчен файдалы . Ул кирәк чакта хокукларны һәм ирекләрне кысуга каршы тора , үз хокукларын гына түгел , җәмгыять ,дәүләт мәнфәгатләрен яклый ала . Юридик мәгьлүматле кеше үзе дә закон бозмый , башкаларны да моннан тыеп кала. .
-
Профориентационное занятие 11.01.2024
Сегодня на уроке обучающиеся познакомились и обсудили одну из самых значимых, обширных и активно развивающихся отраслей экономики нашей страны — агропромышленный комплекс (АПК). Что бы ни происходило в мире, как бы ни менялось общество, население всегда нуждалось и будет нуждаться в продовольствии. На наших столах есть хлеб и молоко, овощи и фрукты, мясо и рыба, мёд и сахар. Мы носим одежду из хлопка и льна. Именно специалисты АПК круглый год обеспечивают население продуктами питания, а пищевую и лёгкую промышленность — сырьём. А основой и главным звеном агропромышленного комплекса является сельское хозяйство
-
Студентлар белән очрашу 10.01.2024
Мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары өчен төрле, һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Бүгенге очрашуга килгән кунакларыбыз мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы студентлар иде. Укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү - Разговоры о важном 09.01.2024
Знание истории родного языка помогает нам сохранять культурное наследие, понимать мир и нашу идентичность. Родная азбука — это культурный код, формирующий мышление и коммуникацию. Книгопечатание позволило сохранить и распространить знания, способствуя развитию образования и культуры. Изучение родного языка и его истории важно для уважения к культурному наследию и развития общества.
-
Ышаныч телефоны 09.01.2024
Кадерле балалар, бу мәгълүмат сезнең өчен!
Кайчакта тормышта үзең генә хәл итүе кыен булган вакыйгалар була. Син ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белмисең.
Гаиләдә бер-береңне аңлау булганда яхшы, үзеңне борчыган мәсьәләләрне әти-әниең, абый-апаларың белән уртаклаша аласың. Кайбер борчуларыңны дустыңа сөйләргә мөмкин.
Ләкин дусларга яки якыннарга белдерәсе килмәгән хәлләр дә була.
Синең, телефонга шалтыратып, үзеңнең хис-кичерешләрең, проблемаларың турында сөйләргә һәм профессиональ ярдәм күрсәтүче психологлар ярдәмен алырга мөмкинлегең бар.
"Балаларның ышаныч телефоны" - психологик хезмәт, анда балалар һәм ата-аналар үз проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Синең, әлбәттә, проблемаларың туган. Әйдәгез шуларның кайберләрен хәл итеп карыйк.
Кем ул психолог? Психолог - белгеч, аның төп бурычы кешеләргә шәхси проблемаларны хәл итәргә һәм күңел газапларын җиңеләйтергә булышу.
Әгәр бу ситуациягә син инде эләккән булсаң, нәрсә эшләргә кирәклеген белсәң, аны үзең генә хәл итү, әлбәттә, мөмкин. Әгәр бу проблема сиңа яңа һәм билгесез булса, нишләргә? Ышаныч телефонына шалтырату бу мәсьәләне аз югалтулар бәрабәренә хәл итәргә булыша. Ышаныч телефонындагы психолог сине тыңлый һәм сез бергәләп кыен хәлдән чыгу юлын табасыз. Әлбәттә, сине тыңларга һәм авыр вакытларда сиңа ярдәм итәргә әзер булган дуслар булганда яхшы. Мәсәлән, теш сызлаганда. Якыннарың сиңа авыртуны ничек басарга киңәш бирергә әзер. Сиңа чыннан да күпмедер вакытка аларның рецептлары ярдәм итәр. Әмма авырткан тешне бары стоматолог кына дәвалый ала.
Шәхси проблемалар булган очракта якын кешеләрең сиңа шулай ук киңәшләр бирә алалар, әмма аларның киңәшләре һәрвакытта да дөрес булмый, синең проблемаңны хәл итүгә туры килми.
Сине аңламаслар дип куркасыңмы? Мөгаен, синең тормышыңда шундый ситуацияләр булгандыр: син яклау һәм аңлау өмет итеп якыннарың белән үз проблемаларыңны уртаклашкач, алар, киресенчә, синең гамәлләренә бәя бирә һәм сине гаепли башлаганнардыр. Ышаныч телефонындагы психолог-консультант сине ничек бар, шулай кабул итәргә әзер. Әгәр синең проблемаңны хәл итәр өчен алга таба да ярдәм кирәк булса, ышаныч телефоны психологлары кирәк булган кадәр ярдәм итәргә әзерләр, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтәчәкләр.
Ничек итеп ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә карар кылырга?
Мондый очракларда иң мөһиме - шалтыратырга, операторның тавышын ишеткәч, исәнләшергә... Алга таба берничә вариант бар. Сине нәрсә борчыганын турыдан-туры әйтергә мөмкин. Яки башка зат, ягъни дус егетең, дус кызың исеменнән ситуацияне аңлатырга, янәсе бу хәл башка бер кеше белән килеп чыкты дип. Син шул рәвешле дустыңа ярдәм итәсең.
Гадәттә үзеңә кагылышы булмаган хәл турында сөйләве җиңелрәк.
"Балаларның ышаныч телефоны" белгеченә нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә була?
- Теге яки бу хәлдә үзеңне ничек тотарга кирәклекне белмәгәндә ;
- сиңа берәр кыз яки малай ошый һәм син ничек итеп аны үзеңә каратырга белмисең;
- өлкәннәрдән кем белән булса да каршылык килеп чыга һәм шуның белән бәйле рәвештә сине борчу хисе биләп ала;
- мәктәптә укытучылар белән проблема;
- әти-әниләрең сине аңламыйлар һәм син алар янында үзеңне ничек тотарга һәм аларның ышанычын, хөрмәтен ничек казанырга икәнен белмисең;
- дустың белән ачуланышу;
- мәктәптә (урамда, өйдә) рәнҗеттеләр;
- берәүне дә күрәсең дә, аралашасың да килми;
- дустың тәмәке тарта (исерткеч эчемлекләр яки наркотиклар куллана); аңа бу бәйлелектән котылырга ничек булышырга? Ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә?
- син катлаулы хәлгә дучар булдың һәм аннан чыгу юлын таба алмыйсың;
- нинди һөнәр сайларга һәм киләчәктә кем булырга?
Шушы һәм үзеңне дулкынландырган башка сораулар буенча "Балалар ышаныч телефоны" (8-800-2000-122) белгечләренә шалтыратырга була. Шалтырату стационар яки кәрәзле телефоннан бушлай һәм аноним. -
ОГЭ 2024 05.01.2024
На основании дорожной карты по повышению качества подготовки к государственной итоговой аттестации и плана мероприятий на зимние каникулы 1 января по русскому языку, 3 января по математике, 4 января по информатике, 5 января по обществознанию прошли консультации по подготовке к экзаменам.
-
ОГЭ 2024 27.12.2023
На основании дорожной карты по повышению качества подготовки к государственной итоговой аттестации 27 декабря прошло собрание для родителей 9 класса. Заместитель директора по УВР Хусаенова Г.А. ознакомила с порядком, сроками, основными документами по проведению ГИА в 2024 году. Учителя- предметники выступили по итогам тренировочных тестирований.
-
Яңа ел килә!!! 27.12.2023
Мәктәбебез укучылары Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында узган Яңа ел тамашасын карады.
-
Хезмәт тәрбиясе 21.12.2023
2,4 нче сыйныф укучылары кышлаучы кошларга ясаган җимлекләренә һәрдаим җимнәр салып тора.