Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Мөслимдә экскурсиядә 20.03.2015

#УрокПобеды 20 нче март көнне 1-3 сыйныф укучылары районга экскурсиягә төштеләр. Укучылар «Туган як» музеенда, балалар китапханәсендә, "Мизгел" яшьләр үзәгендә, "Батырлар аллеясын" да, радиотелеведениедә булдылар. Балалар үзләренә бик күп кызыклы мәгълүматлар алып кайттылар.
-
Профориентацион эш алып бару. 19.03.2015

19 нчы март көнне мәктәпкә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумыннан белгечләр килеп укучыларга уку йорты турында аңлату эшләре алып бардылар. Укучыларны техникумга укырга чакырып киттеләр.
-
Кошларны каршы алу. 19.03.2015

"Җиңү язы- 2015" дип исемләнгән сыерчык оялары ясау конкурсы булып узды. Конкурста 1,2,3,5,6,7,9 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Һәр укучы кошларны каршы алырга әзер.
-
Сыерчык оясы ясауда иң актив сыйныф 18.03.2015

"Җиңү язы- 2015" дип исемләнгән сыерчык оялары ясауда иң актив сыйныфлар: 1класс (сыйныф җитәкчесе Шарипова И.Н.), 2-3 сыйныфлар (сыйныф җитәкчеләре Кашапова Л.Ф.), 5 класс (Шакирова Ә.М.)
-
Тормыш дәресе 13.03.2015

5,6,9,11 нче сыйныф укучылары белән берлектә уен формасында “Мин лидер булсам!” дип аталган сыйныф сәгате узды. Сыйныф сәгатен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Амирова М.Р. оештырды. Укучыларга төрле сораулар биреп, кызыклы җаваплар тыңланылды. Уен күңелле узды.
-
Районара олимпиада "21 гасыр Кулибиннары" 12.03.2015

12 март көнне Мөслим гимназиясендә "21 гасыр Кулибиннары", Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган районара яшь уйлап табучылар олимпиадасы узды. Олимпиада да 4 укучы 7 эш белән катнашып уңышлы гына чыгыш ясадылар, Хабирова Алисә (3 сыйныф укучысы) үз номинациясендә- III урын, Загидуллина Айгөл (7 сыйныф укучысы) үз номинациясендә III урын алдылар. Укытучылары- түгәрәк җитәкчесе Валеев Ф.Ө. ТР ОИРның юбилей медале белән бүләкләнде.Укучыларга, түгәрәк җитәкчесенә Дипломнар, кызыксындыру премияләре бирелде.
-
"Без сугыш теләмибез" әдәби-музыкаль кичә 11.03.2015

#УрокПобеды 11 нче март көнне Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру уңаеннан “Без сугыш теләмибез” исеме астында тантаналы кичә булып узды. Тантаналы кичәдә районыбыз җитәкчесе Муллин Рамил Хәмзә улы һәм администрация вәкилләре катнашты. Кичәгә сугыш ветераны Габдрахман бабай һәм тыл ветераннары чакырылды. Бәйрәм тантанасы авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән башланып, тантаналы рәвештә юбилей медальләре тапшырылды. Икенче өлешен мәктәп укучылары әдәби- музыкаль чыгыш белән дәвам иттеләр, укучыларның чыгышы арасында мәктәбебезнең дә укытучылары катнашып бик матур чара булды.Ахырдан өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән агрофирма “Туган як”, авыл советы җитәкчесе Гилметдинов Илдар абый тарафыннан чәй өстәле әзерләнде. Өлкәннәр өйләренә бик канәгать булып кайтып киттеләр.
-
Ветеран белән очрашу. 06.03.2015

#УрокПобеды 5нче март көнне Югары Табын башлангыч сыйныф укучылары сугыш ветераны Гәбдрахимов Габдрахман Габдрахим улы белән очашуга бардылар.Очрашу бик күңелле һәм файдалы булды.
-
Бадминтонисты нашей школы. 05.03.2015

Бадминтонисты нашей школы посетили Муслюмовское ДЮСШ. Дружеская игра учащихся вдохновила их, и они начали подготовку к отборочным соревнованиям. Тренер спортсменов Валеев Ф.У.
-
Әниемә бүләк! 05.03.2015

Мәктәптә әниләр бәйрәменә әзерлек эшләре бара. 1 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Шарипова И.Н. җитәкчелегендә әниләренә матур бүләк әзерләгәннәр.Укучылар, молодцы!










