Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Республикакүләм ярыш 11.05.2015

-
Митинг 08.05.2015

-
"Безопасное колесо- 2015" 05.05.2015

30 апреля учащиеся нашей школы участвовали в районном конкурсе "Безопасное колесо - 2015". На этапе "Фигурное вождение велосипа в автогородке " среди мальчиков Шакиров Фаиз занял 2 место. Руководитель Кашапова Л. Ф.
-
Очрашу 30.04.2015

#УрокПобеды Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында 7-8 класс укучылары авылыбызды гомер итүче- сугыш чоры балалары Сибгатова Тәүфия һәм Харисова Сәлимә апалар белән очрашу үтте. Тәүфия апа да Сәлимә апа да үзләренең балачакларының ничек булулары хакында, нинди авырлыклар чигеп үсеп яшәүләре хакында күз яшьләре белән ачынып искә төшереп сөйләделәр. Балалар үзләрен кызыксындыргансорауларын бирделәр. Апаларыбыз укучыларга матур теләкләрен әйттеләр. Очрашу бик әйбәт, үтемле булды.
-
"Безнең күңелләрдә син, Тукай" 28.04.2015

27 нче апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Габдулла Тукайның 129 ел тулу уңаеннан "Безнең күңелләрдә син, Тукай" дип аталган бәйрәм кичәсе булды. Бу чарада 9 нчы сыйныф укучысы Кыямова Зилә катнашты. Катнашкан укучыларга мәгариф бүлеге истәлеккә Лилия Садриеваның "Өр-яңа яз" һәм Гөлназ Мирзасалихованың "Матурлыкка карый" дип исемләнгән китаплар җыентыгын бирделәр.
-
Очрашу 27.04.2015

#УрокПобеды Без, Тугаш башлангыч мәктәбе укучылары, 17 апрель конне Хафизова Нурдидә әби янында булдык. Нурдидә әби безне бик ачык каршы алды. Нурдидә әби сөйләгәннәрдән: «Мин үзем 1929 нчы елгы. Сугыш башланганда мина 12 яшь иде. Әтиемне сугышның беренче көннәреннән үк чакыртып алдылар. 1942 елда контузия алып әти сугыштан әйләнеп кайтты. Әти сугыштан кайтса да, бик нык авырды. Озак та яшәмичә үлеп китте. Миңа 12 яшьтән үк урак урырга, көлтә бәйләргә, «сложный молотилкада» эшләргә туры килде. Эш бик авыр, ләкин беркемә зарланмады. Көндез безгә арыш умачы уып аш ашаталар иде. Шул ашның тәме бүгенгедәй хәтердә. Сез бик бәхетле балалар, сезгә сугышларны, без күргән газапларны күрергә язмасын»,- дип безне озатып калды.
-
"Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" 24.04.2015

Бүген мәктәптә мәшһүр Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" дип аталган кичә үткәрелде.Кичәдә Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби монтаж укучылар сөйләгән шигырь, инсценировкалар, җырлар белән үрелеп барды.Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Амирова М.Р., музыка укытучысы Насифуллина Г.Г. оештырды.Шулай ук укучылар Тукай шигырьләренә карата иллюстрацияләр ясадылар, укытучысы Хафизова Г.В., 1 нче сыйныф укытучысы Шарипова И.Н.
-
"Туган як" музеена экскурсия 23.04.2015

22 нче апрель көнне Түбән Табын мәктәбе укытучылары Филия Зарипова һәм Рәсилә Әхмәтвәлиева җитәкчелегендә 9 нчы, 11 нче класс укучылары белән Мөслим "Туган як" музеена экскурсия оештырылды. Музей хезмәткәрләре бик җылы каршы алдылар, Равил Тимкин бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Музей директоры Синара Яббарова В.И. Ленинның туган көненә багышлап балаларга дәрес үткәрде.
-
Һәйкәл янын чистарту 20.04.2015

#УрокПобеды 18 нче апрель көнне укучылар, укытучылар, клуб хезмәткәрләре белән берлектә һәйкәл янын чистарттылар.
-
Сугыш чоры баласы мин 15.04.2015

#УрокПобеды Безнең Түбән Табын урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хезмәт һәм тыл ветераннары белән даими очрашулар үткәрәләр. Үзебезнең лаеклы ялдагы мөгаллимнәребезне дә онытмыйбыз. Хезмәт ветераннарыбыз белән бәйрәмнәр, кичәләр үткәреп торабыз. Мизхәт Рәшитович 30 ел буена райондагы рәсем һәм сызым укытучыларының җәмәгать методисты була һәм бу фәннәр укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. Педагогларның чын укытучысы була ул. 36 ел педагогик стажы булган Мизхәт абый быел февраль аенда булып үткән район класс җитәкчеләренең семинарында Тормыш дәресе үткәрүдә катнашты. Ул бүген дә сафта. Умарта кортлары асрыйлар, сезонлы чирләр бик борчымаганда, Мизхәт абый рәсемнәр ясый, картиналар иҗат итә. Әле менә тагын Мизхәт абыйны картиналарын күрсәтергә, сугыш чоры еллары турында сөйләргә дип мәктәбебезгә чакырдык. Балаларга ул үзенең киңәшләрен бирде һәм тырышып укырга чакырды. Бүгенге көндә дә ул безнең остазыбыз. Бу очрашуны физика укытучысы Рафаэль Зарипов оештырды.










