Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Космонавтика көне 10.04.2015

10 апрель көнне физика укытучысы Рафаэль Зарипов 11 класс укучылары белән космонавтика көненә багышланган викторина үткәрде. Соңыннан укучылар космонавтларның корабльдә футбол уйнаганнарын карадылар.
-
Җиңү дәресе 08.04.2015

#УрокПобеды 8 нче апрель көнне мәктәпкүләм Җиңү дәресен тарих укытучысы Ахметвалиева Р.М. 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә үткәрде. Җиңү дәресе Югары Табын авылында яшәүче ветеран Габдрахимов Габдрахман Габдрахим улының тормышын һәм сугышчан юлын яктыртуга багышланган иде. Дәрес телдән журнал формасында үткәрелде, һәм ветеранның үзе катнашындагы видеоматериаллар белән тулыландырылды.
-
Урок жизни "Как живешь, ветеран? " 07.04.2015

#УрокПобеды Никого не обходил стороной война. И голод, и холод и всяких лишений пережили дети войны. Их детство украла война. Педагоги и ученики Нижнетабынской СОШ Муслюмовского района регулярно посещают семьи ветеранов тыла и войны. На этот раз учительница русского языка и литературы Филия Зарипова со своими учениками, с гостинцами, взяв в руки баян, посетили вдову педагога нашей школы, ветерана тыла Шарипову Фархисорур. И устроили ей небольшой концерт. Рассказ Фархисорур апа нам всем был как Урок жизни.
-
"Тамчы-шоу" 07.04.2015

7 нче апрель көнне биология укытучысы Садриева а.Р. 7 нче сыйныф укучылары арасында кошлар көненә багышланган "Тамчы-шоу" ярышы үткәрде. Укучылар "Әкият" , "Белемлеләр", "Тапкырлар", "Җитезләр" илләрендә кунакта булдылар. Бәйгеләрдә алар үзләренең кошлар турында белемнәрен күрсәттеләр.
-
Республикакүләм ярыш 06.04.2015

5 нче апрель көнне Әлмәт шәһәрендә үткән бадминтон буенча республика ярышында 7 нче сыйныф укучысы Загидуллина А. катнашты. Көчле көрәш барышында яхшы гына чыгыш ясап Айгөл IV урын яулады. Тренеры түгәрәк җитәкчесе Валеев Ф.Ө. Алдагы ярышларда Айгөлгә тагын да уңышлар теләп калабыз.
-
Бадминтончылар... 23.03.2015

21 нче март көнне Түбән Табын бадминтончылары тренерлары Валеев Ф.Ө. җитәкчелегендә спорт мәктәбендә үткән сайлап алу ярышында катнаштылар. Үз яшь аралыгында Талибуллина А. III урын, Галиев Д., Загидуллина А.иң өлкәннәр группасында көч сынашты, Галиев Д.V урын, Загидуллина А. IV урын яулады. Шул рәвешле Загидуллина А. район сборный составына үтте. Ярышка 4 егет, 4 кыз барачаклар.
-
Мәктәпкүләм "Урман дәресе" 21.03.2015

21 нче март көнне биология укытучысы Садриева А.Р. мәктәпкүләм "Урман дәресе" үткәрде. Дәрес башында укучылар төрле агачлар турында презентация карадылар. Аннары "Урман- яшел бишек" дигән викторинасында катнаштылар. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
-
Мөслимдә экскурсиядә 20.03.2015

#УрокПобеды 20 нче март көнне 1-3 сыйныф укучылары районга экскурсиягә төштеләр. Укучылар «Туган як» музеенда, балалар китапханәсендә, "Мизгел" яшьләр үзәгендә, "Батырлар аллеясын" да, радиотелеведениедә булдылар. Балалар үзләренә бик күп кызыклы мәгълүматлар алып кайттылар.
-
Профориентацион эш алып бару. 19.03.2015

19 нчы март көнне мәктәпкә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумыннан белгечләр килеп укучыларга уку йорты турында аңлату эшләре алып бардылар. Укучыларны техникумга укырга чакырып киттеләр.
-
Кошларны каршы алу. 19.03.2015

"Җиңү язы- 2015" дип исемләнгән сыерчык оялары ясау конкурсы булып узды. Конкурста 1,2,3,5,6,7,9 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Һәр укучы кошларны каршы алырга әзер.










