Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 24 обучающихся,6 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Әдәби кичә. 03.04.2017

Авыл китапханәчесе Халыкара балалар китабы көне уңаеннан 3 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары белән "Китап-киңәшчең синең" исемендә әдәби кичә үткәрде. Ул китап язу, бастыру тарихы турында презентация күрсәтте. Китап турында язылган шигырьләр, канатлы сүзләр, мәкальләр белән таныштырды.
Укучылар бик актив булдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Кичә барышында китапка сакчыл караш тәрбияләнде. Балалар өчен язучы якташлар иҗатыннан күзгәзмә тәкъдим ителде. -
Чисталык икеайлыгында катнашу 03.04.2017

1 апрель көнне мәктәпкүләм чисталык икеайлыгы игълан ителде. Һәр кешегә тирә-ягын чистартырга, чишмә буйларының чисталыгына игътибар итәргә кушылды. Шул уңайдан Түбән Табын авылында яшәүче Талибуллина Алия (8 сыйныф), энесе Фәннүр (4 сыйныф), Насифуллин Әмирхан (4 сыйныф) Фонтал чишмәсен чүп-чардан чистарттылар. Укучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Җирлегебезнең бөек улы" темасына әдәби кичә. 29.03.2017

Авыл китапханәчесе 5-9 сыйныф укучылары белән " Җирлегебезнең бөек улы" темасына әдәби кичә үткәрде. Ул быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән күренекле райондашыбыз, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист Факил Сафинның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, презентация күрсәтте. Укучыларда ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре тәрбияләнде.
-
"Фоат Садриев укулары-2017" 28.03.2017

Бүген, лицей базасында IV Республикакүләм "Фоат Садриев укулары - 2017" чарасы булып узды. Фоат Садриев укуларында 8 сыйныф укучысы Гыйбадуллина Гөлгенә II дәрәҗә Дипломга лаек булды, җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Амирова М.Р. Мәктәп администрациясе исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез!!!
-
Семинар руководителей
24.03.2017
Семинар руководителей образовательных организаций.Выставка школьной документации.
-
Тыныч каникуллар! 24.03.2017

17 март көнне "Тыныч каникуллар!" исеме астында участковый Гилязетдинов Данил Долфарисович белән очрашу булып узды.
-
"Асылыбызга кайтыйк!" 22.03.2017

Югары Табын авылы китапханәчесе, Югары Табын мәктәбендә "Асылыбызга кайтыйк!" дигән тема астында очрашу оештырды. Энҗе апа Абучева һәм Хәдичә апа Мөхәммәтдинованың дини тәрбиягә, әдәп-әхлак темаларына чыгышларын әби-апалар бик игътибар белән тыңладылар. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап алдылар. Бу җылы ихлас очрашудан һәркем канәгать калды.
-
Республикакүләм фестиваль "Без бергә" 21.03.2017

21 март көнне Мизгел яшьләр үзәгендә республикакүләм "Без бергә" фестиваленең район туры булып узды. Безнең мәктәп укучылары 3 номинациядә катнашып Грамотага лаек булдылар, Бакиев Айрат 3 урын (шигырь сөйләү), фольклор ансамбле 3 урын, Габдуллина Зилә 2 урын ( халык җырын башкару). Укучыларны котлыйбыз!!!
-
II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашу 20.03.2017

18 март көнне җәмгыять белеме укытучысы Ахметвалиева Р.М. "Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда ислам диненең әһәмияте" дип исемләнгән II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Чыгышы җыентыкка кертелгән, сертификатка лаек булды.
-
Әлифба бәйрәме 18.03.2017

17 март көнне башлангыч сыйныф укытучысы Хабибуллина Г.Г. 1 сыйныф укучылары өчен Әлифба бәйрәме оештырды. Укучылар скетчлар күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм кичәсе ахырында сыйныф җитәкчесе Хабибуллина Голшат Галимзяновна, әниләр балаларга матур теләкләр теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.










