МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 97 учащихся |
У нас учат: | 21 педагогов |
Новости школы
Яңа уку елы белән, дуслар!
Опубликовано: 31.08.2017Менә Беренче сентябрь да килеп җитте. Көзнең һәм көз белән бергә Яңа уку елының башлануын белдереп, җиз кыңгырау чылтырый. Бу чың мәктәп бусагасын әле яңа гына атлап кергән сабый балага да, инде чәчләренә ак кырау кунган өлкән яшьтәге укытучыга да бердәй тәэсир итә: күңелләрне кытыклап, каядыр ашкындыра, йөрәкләрдә әллә нинди өметләр уята, сөендерә. Бу көн әти-әниләрне дә битараф калдырмый. Алар да шундый ук шатлык хисләрен кичерә. Сабыйларына белем бирәчәк укытучыларга кочак-кочак чәчәкләр алып киләләр. Әйе, күзләрдән яшь китерә торган иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе ул 1 нче сентябрь. Әнә шундый уңай хисләр белән башланып киткән яңа уку елы барыбызга да уңышлар гына алып килсен иде. Һәрберегезгә дә сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, гел шатлыклар гына кичереп, рәхәтләнеп эшләргә язсын сезгә бу уку елында.
К списку новостей