МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 97 учащихся |
У нас учат: | 21 педагогов |
Новости школы
Бер күрешү-үзе бер гомер ("Укытучыны котла!" акциясе кысаларында)
Опубликовано: 03.10.2016Бүген мәктәптә “Өлкәннәр көне”, “Укытучылар көне” уңаеннан, “Бер очрашу-бер гомер” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада күп еллар мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбыз, техперсонал катнашты. . Гомерләре буе хезмәттә кайнап, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәреп, мәктәп данын район, республикакүләм танытуда зур өлеш кертеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткән ветераннарга рәхмәт сүзләре яңгырады. 2 нче класс укучылары (кл. җит. Шаймарданова Р.Г.) бәйрәм концерты әзерләделәр. Укытучылар җылы әңгәмә корып, бер-берсенең хәлләрен сорашып, тормышлары белән кызыксындылар. Бүгенге очрашу һәркемнең күңелендә онытылмаслык матур хәтирә булып сакланыр. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти тормышта да өлкәннәрнең, якыннарның кадерен белеп, күрешеп яшик. Юкка гына халык: “Җир астыннан юллар ябык, исән чакта күрешик” , - димәгән.Чыннан да, бер күрешү-үзе бер гомер.
К списку новостей