МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 97 учащихся |
У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Волейбол буенча иптәшләрчә матч
27.06.2023
Җәйге каникулга эш планы нигезендә "Спорт көне" нә багышлап, мәктәпнең спорт клубы җитәкчесе Гайров Ильяс З. волейбол буенча студент егетләр белән спорт клубына йөрүче укучылар арасында иптәшләрчә матч оештырды. Дуслык җиңде. Егетләргә һәм Ильяс Зинуровичка сәламәтлек телибез.
-
"Чыгарылыш - 2023". Ак юллар сиңа, Зирәк! Максатларыңа кыю атла! Хыялларың тормышка ашсын!
26.06.2023
26.06.23 Мөслимдә "Чыгарылыш - 2023". Күбәк урта мәктәбенең күңелендә бәйрәм хисе ташып торган; зур тормышка, олы дөньяга беренче адымнарын ясарга әзерләнүче; зур өмет – хыяллар белән янучы; спортта да, сәнгатьтә дә, укуда да алдынгылар рәтендә атлаучы; һәрвакытта да ниндидер яңалык эзләүче һәм шул ук вакытта шаян да, кирәк чакта җитди һәм эшлекле дә булган һәркемгә көндәш булырдай чыгарылыш сыйныф укучысы Биктимеров Зирәк Расил улы. Аның үз йолдызлыгы. Һәм ул йолдызлыкта ул гына түгел. Аның белән һәрвакыт янәшәдә Зирәкне егетләрчә олы тормыш юлына әзерләгән, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәткән, тормыш тәҗрибәсе биргән сыйныф җитәкчесе Маликов Илнур Иншат улы.
-
Проведено онлайн - заседание Республиканского совета родителей при Министерстве образования и науки Республики Татарстан по теме «О взаимодействии школы и семьи»
23.06.2023
23.06.23 Министерством образования и науки Республики Татарстан совместно с Государственным Советом Республики Татарстан проведено онлайн - заседание Республиканского совета родителей при Министерстве образования и науки Республики Татарстан по теме «О взаимодействии школы и семьи». Ссылка для подключения к онлайн-заседанию на YouTube канале:
https://www.youtube.com/@user-gf6ym8nh2e. -
"Салават купере" мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар Рәсәйкүләм “Бер минут тынлык” акциясенә кушылдылар
22.06.2023
"Салават купере" мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар Рәсәйкүләм “Бер минут тынлык” акциясенә кушылдылар. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына. Шул вакыйга уңаеннан, "Салават купере" мәктәп яны лагеренда “Бер минут тынлык” акциясе узды. Педагог-оештыручы Валиева Гөлнара балаларга якташларыбызның Бөек Ватан сугышы вакытында курсәткән батырлыклары турында сөйләде. Балалар сугыш геройлары турында белделәр һәм сугышта һәлак булганнарны баш иеп, бер минут тынлык белән искә алдылар.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Д.Р. Бөгелмә шәһәрендә “Алдынгылар хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлеген оештыру" темасына төбәк семинарында катнаша
22.06.2023
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Д.Р. Бөгелмә шәһәрендә “Алдынгылар хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлеген оештыру" темасына төбәк семинарында катнаша. Семинар 22.06.23-23.06.23 көннәрендә узачак.
-
"Салават күпере" мәктәп яны лагеренда “Кыюрак! Көчлерәк! Җитезрәк!” спорт уены үткәрелде
20.06.2023
"Салават күпере" мәктәп яны лагеренда “Кыюрак! Көчлерәк! Җитезрәк!” спорт уены үткәрелде.
-
"Салават күпере" мәктәп яны лагеренда ”Хәзинә эзләүчеләр” дип исемләнгән квест-уены үткәрелде
20.06.2023
"Салават күпере" мәктәп яны лагеренда ”Хәзинә эзләүчеләр” дип исемләнгән квест-уены үткәрелде. Уен башында командаларга маршрут карталары тапшырылды. Балалар маршрут картасында күрсәтелгән станцияләрдә туктап яшерелгән фишкаларны эзләп таптылар һәм төрле биремнәрне үтәделәр. Уен һәр катнашучыга үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Балаларны берләштерергә ярдәм итте
-
"Салават күпере" мәктәп яны лагеренда "Сабантуй" бәйрәме узды
19.06.2023
"Салават күпере" мәктәп яны лагеренда "Сабантуй" бәйрәме узды. Балалар “Капчыкларда йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” һәм башка күңелле уен-бәйгеләрдә көч сынаштылар. Сабантуй бәйрәме уңаеннан авылыбыз эшмәкәре Гөлназ Рәхимова балаларны туңдырма белән сыйлады. Бу могҗизалы бәйрәм балаларга бик күп шатлык һәм уңай энергия өстәде.
-
"Салават күпере" мәктәп яны җәйге лагеренда Иске Карамалы авылы китапханәчесе Гөлназ Мәүлиева "Сөйкемле бала" бәйгесе уздырды
17.06.2023
"Салават күпере" мәктәп яны җәйге лагеренда Иске Карамалы авылы китапханәчесе Гөлназ Мәүлиева "Сөйкемле бала" бәйгесе уздырды. Җиңүче булып Нариман Абдуллин танылды. Беренче сыйныфны гына бетерсә дә, сигез биремне иң төгәл үтәүче ул булды. Шигырь сөйләргә,рәсем ясарга,табышмак чишәргә,өйдәге иң борынгы әйберне табарга һәм тагын әллә ниләр эшләргә кирәк иде...
-
"Салават күпере" мәктәп яны лагере балалары "Борһан" мәчетендә булдылар
16.06.2023
"Салават күпере" мәктәп яны лагере балалары "Борһан" мәчетендә булдылар . Анда балаларга дин тарихы, өлкән буынга карата игелек һәм хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Авылыбыз мәчете тарихы турында да мәгълүмат бирделәр. Экскурсия бик файдалы булды.