МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар! 05.10.2014

Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
Өлкәннәр көне . 02.10.2014

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
-
"Сөмбелә" бәйрәме күңелле үтте. 01.10.2014

1-4 класс укучыларының "Сөмбелә" бәйрәме уеннар белән үрелеп барды. Укучылар хәрәкәтле уеннарда теләп катнаштылар, иң җитезләр бүләк оттылар."Көз бүләкләре" исеме астындагы күргәзмәне югары класслар да сокланып карадылар.
-
ТР Мөслим муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең II җәйге Спартакиадасында мәктәп коллективы уңышлы чыгыш ясады. 27.09.2014

Кул көрәшендә Мубараков И.М. - II урын, мишеньга атуда - III урын, командалар арасында мишеньга атуда Мубараков И.М. һәм Мубаракова Д.Ф. -III урын, озынлыкка сикерү ярышында Исламов Р. А. III урын яуладылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
Агач утыртырга ашык! 24.09.2014

6 октябрь Татарстанда агач утырту көне буларак уздырыла. Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын акциядән читтә калмаска чакыра. Шул уңайдан мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары "Сабантуй мәйданы"на агач үсентеләре утырттылар. Күмәк эш бик күңелле узды.
-
"Ничек яшәргә ярамый" дигән темага тәрбия сәгатьләре узды.
23.09.2014
1-11 класс укучылары начар гадәтләре булмаган һәм тормышта үзен үрнәк яктан күрсәткән кешеләрне киләчәктә өлге итеп алу турында сөйләштеләр.
-
«Милләтләр кроссы-2014» исеме астында Бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштык. 20.09.2014

"Кросс нации-2014" ярышында 9 класстан Шәмсиев Р,, Кузнецов Н., 7 класстан Вәлиев И., Якупов И. катнашты.
-
"Чисталык дәресләре" үтте. 16.09.2014

Бөтендөнья күләмендә игълан ителгән озон катламын саклау көненә багышланган дәресләр үтте.
-
Бакчада эш башланды. 15.09.2014

Бакчада үстерелгән кишер һәм азык чөгендере алынып, кышкы саклауга салынды.
-
"Эзтабарлар" көнен билгеләп үттек. 13.09.2014

"Эзтабарлар" бәйрәмен 1-8 класс укучылары урманда билгеләп үттеләр. Алар җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар.









