МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Тукай бәйрәме. 27.04.2015

Районда Тукай бәйрәмендә 11 нче сыйныф укучысы Фаррахов Р. Гамил Афзалның "Йөрәгемдә йөртәм сине" шигырен укыды.
-
Каен бөресе дә җыябыз. 27.04.2015

Каен агачы кешеләргә бик күп төрле файда китерә. Медицинада каен бөресе, каен тузыннан алынган дегет, каен яфрагы, каен суы, каен гөмбәсе-—чага, каен күмере кулланыла. Каен бөресеннән алынган эфир мае, сумала парфюмерия промышленностеңдә файдаланыла. Мәктәбебез укучылары каен бөресен җыеп тапшырдылар.
-
Агач утырту өмәсе. 26.04.2015

Табигать – туган йортыбыз. Аның байлыкларын саклау - безнең төп бурычыбыз. Һәркем дә агач утыртырга, кош оялары ясап куярга тиеш. Шимбә көнне 8-10 класс укучылары һәм аларның укытучылары юл буена агач утырту өмәсендә катнаштылар.
-
Без-Тукайлы халык. 24.04.2015

Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган "Без -Тукайлы халык" IV Республикакүләм укуларда 10 класс укучысы Фәррахова Г. ( җитәкчесе- Хәкимова Г.Ш.) "Г.Тукай төзегән җыентыкларның әдәбият үсешендәге әһәмияте" номинациясендә I урынга лаек булды. Котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Бакчада язгы эшләр. 23.04.2015

Җиһанга яз Галиҗәнапләре аяк басып, киләчәккә өмет-ышанычлар белән кыш буе "йокымсырап" яткан күңелләрне уятса да, ул бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр дә алып килә. Укытучылар, укучылар, хезмәткәрләр өчен бу арада бигрәк тә эш "кызу" – ишек алдын, бакчаны чистарту мөһим эшләрнең берсе булып тора.
-
"Интеллект" олимпиада. 21.04.2015

Яр Чаллы шәһәренең " Гали Акыш исемендәге 84 номерлы лицей-интернат" уздырган I региональ "Интеллект" интернет-олимпиадасында 4-9 класс укучылары катнашты. 4 класс укучысы Шакирянов Р., 5 класс укучысы Холбутаева Н. II урын, Әхмәтгалиев Р. һәм 6 класс укучысы Шайхразиева А. III урын яулап, дипломга ия булдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез.
-
"Страна талантов" нәтиҗәләре. 15.04.2015

Бөтенроссия "Страна талантов" предмет олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Математика фәненнән Холбутаева Наилә федераль дәрәҗәдә I урын (укытучысы-Мурзина С.Н.), рус теленнән Бәдретдинова Алисә республика буенча II урын ( укытучысы -Фаррахова Р.Г.) яуладылар һәм бүләккә ия булдылар. Уңышларыгыз белән котлыйбыз, кызлар!
-
Илдар-җиңүче. 13.04.2015

"Җиңүнең 70 еллыгына 70 сыерчык оясы" бәйгесендә катнашып, 7 класс укучысы Якупов Илдар III урынга лаек булды. Грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
-
Өмәдә. 08.04.2015

3,4 апрель көннәрендә мәктәп күләмендә өмә үтте. Укучыларның әтиләре мәктәп территориясен җыештыруда катнаштылар.
-
Каюм Насыйри укулары. 06.04.2015

Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелгән регионара К.Насыйри исемендәге XIII фәнни-гамәли укуларында X сыйныф укучысы Насретдинова А. татар әдәбияты секциясендә катнашып уңышлы чыгыш ясады. Мурзина И. туган як тарихы секциясендә катнашучы сертификатына ия булды. ( Җитәкчеләре- Хәкимова Г.Ш.)









