• Бүген безнең балалар бакчасында Кошлар көне узды. Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. "Орнитологик" бәйрәмне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган: бу вакытта җылы яклардан кошлар кайта. Кошлар безнең табигатьнең бер өлеше булып тора. Кая гына барсак та, без һәрвакыт кошларны күрербез. Алар-безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Кошлар-шатлык хәбәрчеләре. Ел саен алар үз канатларында яз алып килә. Аларның көйле, күңелле, моңлы җырлары табигатьне җанландыра, күңел күтәренкелеге һәм шатлык өсти.

    •