Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад «Милэшкэй» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан - Кадряковский детский сад "Ландыш" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан./Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю “Миләшкәй” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы –Кадрәк “Ландыш” балалар бакчасы.
Визитная карточка
| Адрес: | 423715, Республика Татарстан, Мензелинский район, с. Кадряково,ул.Новая,д.16 |
| Телефон: | 8-9274964896 ; 8(85555)2-61-18 |
| E-Mail: | Mbdou.Fakadryak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Гилязова Ландыш Алексеевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 3 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 2 |
Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад «Милэшкэй» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан - Кадряковский детский сад "Ландыш" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан./Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю “Миләшкәй” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы –Кадрәк “Ландыш” балалар бакчасы. - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
В добрый путь/ Хәерле сәгатьтә 01.09.2023

Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык матур юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз бакчага!
Безне котлый әтиләр:
— Бик дәү үстегез! — диләр.
Өйрәтәләр әниләр:
— Әйбәт булыгыз! — диләр.
Дәү әти, дәү әниләр:
— Хәерле юл, хуш! — диләр.
-
Хуш бакчам 29.05.2023

Тыңла әле тып-тын калып
Кыңгырау чыңлавы бу,
Бакчадан сине мәктәпкә
Чакырып җырлавы бу.
Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә
Көтә диеп мәктәп, парталар,
Белем дөнясы ишеген киң ачып
Көтә сине укытучы апалар.
-
Природа родного края/ Туган як табигате 19.05.2023

Туган як табигате – балалар өчен барыннан да бигрәк эстетик сиземләү культурасы чарасы. Табигать матурлыгы нечкә хисләр тәрбияли, балага матурлыкны тоярга ярдәм итә. Экскурсияләр ярдәмендә табигать матурлыгын танып-белү,табигатькә сак караш тәрбияләү максаты тора. Шуннан чыгып балалар бакчасында максатчан экскурсияләр еш оештырыла. Буген дә балалар белән елга буена бардык,су агымын, якын тирәдәге куак-агачларны, үләннәрне,бөҗәкләрне күзәттек, белемнәребезне ныгыттык.
-
День семьи/Гаилә көне 15.05.2023

15 майда – табигатьнең яшьлеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Гаилә — ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш, нигезе нык булмаган йортның да стеналары ярыла яки бөтенләй җимерелә. Гаилә тормышы һәркем өчен дә зур сынаулар аша үтә торган сикәлтәле юл кебек. Гомүмән һәр гаилә – үзе бер серле сандык.
Бакчабызда авыл китапханәчесе Гарнышева А.А. белән берлектә балалар белән шул уңайдан әңгәмә уткәрдек. Балалар узләренең гаиләләре турында сөйләделәр, рәсем ясадылар, матур шигырьләр укыдылар. -
Окна Победы/ Җиңү тәрәзәләре 05.05.2023

Мы стоим на пороге самого светлого, самого святого праздника — 78 годовщины Победы в Великой Отечественной войне! С 1 по 9 мая 2023 года проводится Всероссийская патриотическая акция «Окна Победы». Главные аспекты акции: создать атмосферу одного из самых важных праздников в России, передать молодому поколению его традиции, выразить свою благодарность героям Великой Отечественной войны 1941–1945 годов, почтить память об ушедших ветеранах.
-
Республикада Туган тел көне 26.04.2023

26нчы апрель көнне Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан без дә бакчада балалар белән "Тукайлы тел-монлы тел" исемле кичә үткәрдек. Шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштердек,әсәрләренә рәсемнәр ясадык,"Туган тел"не җырладык.
-
Всероссийский субботник 20.04.2023

Яз - табигатьнен уяну, яшэру вакыты. Яз житу белэн территориялэрне чистарту, яшеллэндеру икеайлыгы башланып китэ. Бакча хезмэткэрлэре, балалар узебезнен бакча hэм беркетелгэн территориядэ Ботенроссия чистарту шимбэсе эшлэре уткэрдек. Территориябез чистарып, матурланып калды. Алга таба да яшеллэндеру эшлэрен дэвам итеп чэчэклэр утыртырбыз.
-
Наши достижения/ Безнең уңышлар 17.04.2023

ТР да 2023 нче ел- "Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" дип игьлан ителгэч,Минзәлә муниципаль районының балалар бакчаларындагы милли төркемнәрдәге татар, туган телне өйрәтүче тәрбиячеләренең методик берләшмәсе кысаларында, 5нче “Таңкай” балалар бакчасында “Минзәлә - безнең чыганагыбыз, безнең киләчәгебез” дип исемләнгән районыбызнын истэлекле архитектура корылмалары яисә иң яхшы бинага макет ясау бәйгесе булып узды. Шушы бэйгедэ без Кадрэк, Яна Мэлкэн, Жэмэк авылы филиаллары берлэшеп Минзэлэбезнен мэчетен ясадык hэм 2 нче урынга лаек булдык.
-
Мензелинская соборная мечеть/ Минзәлә мәчете 13.04.2023

“Минзәлә - безнең чыганагыбыз, безнең киләчәгебез” дип исемләнгән районыбызнын истэлекле архитектура корылмалары яисә иң яхшы бинага макет ясау бәйгесенә ясалган макет.
-
Тренировочные мероприятия при чрезвычайных ситуациях 04.04.2023

Жизнь полна неожиданностей, и важно научить ребенка сохранять спокойствие в сложных ситуациях, находить выходы из нее. Одной из главных задач дошкольного образовательного учреждения является обеспечение безопасности всех участников образовательного процесса. Согласно графику, в детском саду прошла учебная тренировочная эвакуация воспитанников и сотрудников из здания ДОУ на случай возникновения черезвычайных ситуаций (террор), пожара. С этой целью в ДОУ систематически проходят информационные часы, беседы, тренировочные мероприятия, просмотр видеороликов, мультфильмов, игровых ситуаций. Проходят беседы с сотрудниками МЧС.










