МБОУ «Большеуськинская начальная школа - детский сад Мамадышского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422147, Республика Татарстан, Мамадышский р-н, д.Большие Уськи,ул.Школьная,57. |
Телефон: | +7(855)-632-48-31 |
E-Mail: | Nbolusm.mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеуськинская НШ - ДС" |
У нас учатся: | 5 учащихся и3 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога |
МБОУ «Большеуськинская начальная школа - детский сад Мамадышского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36
-
Бәйрәмегез белән!!! 18.02.2014
Транспорт полициясе хезмәткәрләре көне уңаеннан һәр класста сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен һәм җәмгыять урыннарында үз-үзенне тәртипле тоту кагыйдәләрен кабатлап чыктылар.
-
Сыйныф сәгате 15.02.2014
Бүген мәктәп-бакчабызда патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу уңаеннан "Татар халкының каһарманы- Муса Җәлил" дип исемләнгән сыйныф сәгате булып узды. Шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация күрсәтелде,шигырьләре укылды.
-
Афганчылар истәлегенә!!! 14.02.2014
Мәктәп-бакчабызда Әфган сугышы кырында ятып калучыларны һәм катнашучыларны искә алу уңаеннан сыйныф сәгате узды.Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел вакыт үтеп китте. Бу вакыт эчендә бик күп үзгәрешләр булды, хәрби хәрәкәткә карата да төрле фикерләр ишетелде. Шуңа карамастан, илебезнең күпме яшь улларының гомерен өзгән сугыш халкыбызның күңелендә төзәлмәслек яра булып саклана.
-
ОЛИМПИАДА 12.02.2014
Бүген IV сыйныф укучылары олимпиадада. Аларга уңышлар телибез!!!
-
Табиб киңәшләре!!! 11.02.2014
Фельдшер апа безгә суыктан ничек сакланырга кирәклеге турында үзенең киңәшләрен биреп китте.
-
ОЧРАШУ!!! 10.02.2014
Мәктәбебездә очрашулар еш булып тора. Чираттагысы участок полиция хезмәткәре белән булды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ә полиция хезмәткәре терроризм, эчкечелек һәм тәмәке тарту кебек начар гадәтләр турында әңгәмә үткәрде. Укучылар очрашудан бик канәгать булдылар.
-
ЛЫЖНЯ - ТАТАРСТАНА 09.02.2014
Бүген барчабыз да чаңгы шуарга җыелды. Чаңгы шуганнан соң пешекче апабыз безне коймак белән чәй эчәргә чакырды. Менә шулай күңелле итеп бәйрәм иттек!!!
-
Олимпиаданы каршылап! 07.02.2014
Мәктәпнең һәр классында СОЧИда үтәчәк XXII кышкы олимпия уеннары башлануга багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
-
Укучыларга!!! 06.02.2014
Көннәр суык булу сәбәпле, урамга чыкканда калын киенеп чыгу мәҗбүри. Игътибарлы булыгыз!!!
-
Сыйныф сәгате 30.01.2014
Бүген укучылар белән сыйныф сәгатендә “Ленинград блокадасы” турында әңгәмә үткәрелде!!