Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 461 462 463 464 465 466 ( 467 ) 468 469 470 >>
-
Формирование индивидуального опыта здоровьесбережения в образовательной среде школы 25.04.2014

25 апреля в СОШ №5 прошел республиканский семинар по теме "Формирование индивидуального опыта здоровьесбережения в образовательной среде школы". В ходе работы семинара учителя нашей школы поделились опытом работы в данном направлении. Гости посетили мастер-классы, уроки, защиты проектных работ, классные часы; поработали в группах с применением сингапурских структур. Семинар прошел на высоком уровне.
-
25.04.2014
25.04.2014 учащиеся 9А и 9Б посетили Лениногорский политехнический колледж. В этот день в колледже проводился «День открытых дверей». Учащиеся 9-х классов узнали о профессиях, которым обучают в данном учреждении, посетили мастерские и посмотрели концерт, организованный силами студентов данного колледжа. Экскурсия была познавательная и полезная для учащихся. -
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы. 25.04.2014

25 нче апрель көнне 3М сыйныфында Габдулла Тукайга багышланган «Тукай - мәңге сүнмәс йолдыз ул» дип аталган ачык чара үткәрелде. (Җитәкчеләре-Миннегулова Э.А.,Илалова Ф.З.) Укучылар Тукайга багышланган презентация карап үттеләр, шигырьләрен сәхнәләштерделәр, бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар.
-
Класстан тыш чаралар. 24.04.2014

24 нче апрель көнне татар теле атналыгы кысаларында класстан тыш чаралар уздырылды.7Б сыйныфында (укытучы Замалтдинова Г.М.) якташыбыз Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты,ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Мөдәррис Минһаҗевка багышланган сыйныфтан тыш чара узды.Укучылар аның табигатькә, хатын-кыз образына, халык язмышына атап иҗат иткән картиналарын кызыксыну белән карадылар.
5АМ сыйныфында (татар төркеме) татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мурадымова Д.Ф. “Китап турында мәкальләр һәм табышмаклар” бәйгесе үткәрде. Укучылар беренче татар китабы турында презентация белән таныштылар, китапны саклау турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйтештеләр, үзләре әзерләп килгән табышмакларга җаваплар таптылар. Бәйгедә укучылар бик актив катнаштылар.
Шулай ук 6М сыйныфында (рус төркеме) Аскарова Ә.Я., исмагилова Г.Ш. җитәкчелегендә “Муса Җәлил батырлыгын халык онытмый...” исемле әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Герой – шагыйрьнең үлемсез шигырьләре укучыларның күңелендә тирән эз калдырды. Муса Җәлил шигырьләренә язылган
“Сәгать “,”Чишмә” җырларын җырладылар.”Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерделәр. Укучылар дәрестә актив катнаштылар. -
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы. 23.04.2014

23 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында мавыктыргыч чаралар уздырылды. 4А сыйныфы (рус төркеме) Галиева Л.А. җитәкчелегендә “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!” исеме астында КВН үткәрелде. Укучылар ике төркемгә бүленеп ярыштылар, сорауларга җавап бирделәр. Балаларга бигрәк тә “Полиндром” уены ошады. Бу уен барышында алар төрле темаларга текстлар төзеделәр. Чара барышында балалар татар теле буенча белемнәрен күрсәттеләр.
-
Г.Тукайның туган көненә багышланган күргәзмә. 23.04.2014

26 апрель –бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Башлангыч сыйныф укучылары арасында Г. Тукайның әсәрләре буенча рәсем күргәзмәсе оештырылды. Кечкенә рәссамнар үзләренең иҗади эшләрен күргәзмәгә тәкъдим иттеләр. Күргәзмәне оештыручылар: Илалова Ф.З., Миннегулова Э.А.)
-
"Зур узыш". 23.04.2014

23 нче апрель көнне 8А сыйныфында ( укытучы МурадымоваД.Ф.) ”Зур узыш” исемле сыйныфтан тыш чара узды. Укучылар ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар . Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен кулланып “Кем җитезрәк?”, “Парын тап”, “Кем өлгер” һәм башка ярышларда катнаштылар. Чарада Сингапур структураларының элементлары да кулланылды.Бу ярыш аларның бар яклап та булганлыкларын күрсәтте. Барлык катнашучыларга да ярыш ошады.
-
"Шалкан" әкияте. 23.04.2014

Бүген, 23 апрельдә 2М сыйныфы (укытучысы- Насыбуллина Ф.В.) 1нче сыйныф укучыларына “Шалкан” рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Яшь артистлар сәхнәдә үзләрен чын артистлар кебек тоттылар. Укучыларга әкият бик ошады.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы. 22.04.2014

22 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 5М, 7А, 11М сыйныфы укучылары мәктәбебезнең Туган якны өйрәнү тарихы музеенда экскурсиядә булдылар. Музей җитәкчесе Шамгунова Ольга Фоат кызы укучыларга мәктәпнең 60-еллык тарихы турында кызыклы мәгълүмат сөйләде. Укучылар соңыннан музей экспонатларын карап чыктылар. Шулай ук 2 М сыйныфы (Насыбуллина Ф.В) укучылары мәктәп китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Китапханәче Ирина Васильевна Манакова укучыларны татар телендә чыга торган китап һәм журналлар белән таныштырды. Укучыларда татарча китаплар укуга кызыксыну уятты.
Тәнәфес вакытында 3М сыйныфы укучылары (Миннегулова Э.А., Илалова Ф.З.) белән татар халкының “Чума үрдәк, чума каз”, “Йөзек салыш” уеннары үткәрелде.
-
День открытых дверей, посвященный 60-летнему юбилею школы 22.04.2014

22.04 в школьном историко - краеведческом музее «Память сердца» прошел очередной День открытых дверей, посвященный приближающемуся 60-летнему юбилею школы. С большим интересом и вниманием информацию об истории развития школы, ее успехах, прославленных учителях и учениках выслушали коллективы 11м,7а,7в,5а,5м классов под руководством учителей татарского языка Рафиковой З.С., Мурадымовой Д.Ф., Замалтдиновой З.А., зам. директора школы по национальному воспитанию Ялалтдиновой З.А. Большое спасибо организатору и ведущему экскурсий, руководителю музея Шамгуновой О.Ф.

















