Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 ( 307 ) 308 309 310 >>
-
27.04.2016

27 апреля в 9А классе был проведен конкурс на лучшую работу о величии русского языка. Самыми яркими и интересными работами были признаны работы Алиевой К., Манаковой А., Нурутдиновой А.
-
Татар теле атналыгы. 27.04.2016

Яз җитүгә Тукай кайтып төшә,
Киткән җире ерак булса да.
Аны тоеп моңнар уяналар,
Аны күреп дөнья кул чаба.
Бүген мәктәбебездә бөек шагыйребез Г. Тукайга багышланган кичә уздырылды. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Г . Тукай шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә балаларга бик ошады. Уңышлы һәм мавыктыргыч узды. (Укытучылары: Вафина Л.М. , Миннегулова Э.А.). -
Загадочная лингвистика
26.04.2016
26 апреля в рамках недели русского языка и литературы в 5М классе был проведён турнир знатоков русского языка «Загадочная лингвистика». Лучшими участниками турнира стали Морозова С., Ханнанова Д., Мингалеев Арслан.
-
Бүген - Габдулла Тукайның тууына 130 ел. 26.04.2016

Бүген, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаевның (26 апрель 1886 - 15 апрель 1913) тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелде.
Иртән укучыларны һәм укытучыларны Г. Тукай әсәрләренең персонажлары каршы алды. Татар төркемендә укучы балалар мәктәп фойесында укучыларга Г.Тукайның әсәрләрен искә төшерергә ярдәм иттеләр. Монда укучылар “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Бала белән күбәләк”, “Акбай” әсәрләрендәге образлар белән очраштылар. (укытучылары-Мурадымова Д.Ф., Вафина Л.М.)
Вафина Л.М. тарафыннан 1- 6 сыйныф укучылары арасында Г.Тукай әсәрләре буенча “Тукай безнең күңелләрдә” исемле иллюстрацияләр күргәзмәсе оештырылды.
Иртәнге сәгать 10да Габдулла Тукай һәйкәле янындагы Шигърият бәйрәмендә 4М,8Б сыйныфы укучылары катнашты. Җитәкчеләре: Насыбуллина Ф.В., Илалова Ф.З.
Китапханәчебез И.В. Манакова Г.Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итте.
Шулай ук көн дәвамында укучылар “Тукайга- чәчәкләр” исемле әдәби бюллетеньнәр чыгарып, шәһәр халкына өләштеләр, белдерү такталарын тулыландырдылар. Чаралар бик уңышлы һәм файдалы узды. -
Всероссийский конкурс чтецов. 26.04.2016

Поздравляем призера Всероссийского конкурса чтецов, посвященного 130 –летию со дня рождения Г.Тукая, «Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” Султангареева И., ученика 7А класса. Учитель: Бострикова О.П. Молодцы! Без булдырабыз!
-
Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантанада катнашты 26.04.2016

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантана узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Иң элек, быел татар мәдәнияте дөньясында иң абруйлы бүләк - Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 53 нче тапкыр бирелүе турында игълан ителде, 1958 нче елда гамәлгә куелган Тукай премиясе тарихы турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: "Бездә бүген өч зур бәйрәм – Туган тел көнен, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез һәм Тукай исемендәге премияләр тапшырабыз”, - диде. Президент бүгенге кичәдә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына килгән 600 гә якын хатын-кыз катнашуын билгеләп үтте. Р. Миңнеханов ассызыклаганча, гореф-гадәтләрне саклар өчен бик күп эшләргә, тырышырга кирәк. “Без һәммәбез дә телебезне, гореф-гадәтләрне саклауга үзебезнең өлешебезне кертергә тырышабыз. Киләчәктә дә телебез үсеше өчен көрәшербез дип ышанам”, - диде республика башлыгы. Чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов 2016 нчы елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булган шәхесләрне бүләкләде, аларның һәммәсенә рәхмәтен җиткерде.
ТРның атказанган артисты Динә Гарипова Тукайның “Күңел” шигыренә үзе иҗат иткән җырын башкарды. Тантана зал белән аягүрә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. -
Татар теле атналыгы-2016. 25.04.2016

25 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның
130 еллык юбилеена багышланган татар теле атналыгы башланып китте.
Татар теле атналыгы алдагы елларда үткәрелгән атналыкларга күзәтү белән башланып китте. Тәнәфесләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән фотокүргәзмә уздырылды. Шулай ук тәнәфесләрдә 1-5 сыйныф укучылары татар халык уеннарын уйнадылар. - 25.04.2016
-
Бердәм республика тесты. 25.04.2016

25 апрельдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының карары нигезендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак һәм дәүләт теле буларак өйрәнүче IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты уздырылды.
Татар теленнән бердәм республика тесты гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнеп, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан үткәрелде. Татар теленнән бердәм республика тесты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән контроль бәяләү материалларын кулланып үткәрелде. -
22.04.2016

22 апреля состоялось общешкольное родительское собрание по вопросу формирования добровольной народной дружины из числа родительской общественности. С агитационной и ознакомительной речью о деятельности данных дружин выступили заместитель главы Лениногорского муниципального района Г.М.Рафикова и заместитель начальника полиции А.В.Алексеев. На мероприятии также присутствовали представители полиции и территориальных общественных советов самоуправлений.

















