Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
| E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
| Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 103 учеников 26 воспитанников |
| У нас учат: | 20 учителей, 3 совместителя, 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137
-
Теле барның иле бар! 20.02.2012

20 февраль көнне укучылар "Теле барның иле бар" дип исемләнгән әдәби музыкаль композиция күрсәттеләр. Бу уңайдан "Тукай иле" дип исемләнгән бик матур һәм бай эчтәлекле газета чыгарылды.
-
Атналык 18.02.2012

11 февраль -18 февральгә кадәр мәктәптә математика, физика, информатика атналыгы үтте. Һәр сыйныфта ачык дәресләр,математик уеннар,мастер класслар оештырылды. Бу атналыкта катнашучы укучыларга зур рәхмәт!
-
Афәрин, Сәйдәш!!! 13.02.2012

6 нчы сыйныф укучылары арасында математика фәненнән үткәрелгән район олимпиадасында беренче урынны яулаган Мифтахов Сәйдәшне һәм аның укытычысы Закирова Сания Шарифулловнаны котлыйбыз. Республика олимпеадасында да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Әлифба бәйрәме 08.02.2012

Беренче сыйныфта әлифба тамамлану уңаеннан 7 февраль көнне әти-әниләр катнашында "Рәхмәт сиңа, әлифба" дигән бәйрәм кичәсе уздырылды.Беренче сыйныф укучылары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Афәрин, Рифат!!!! 06.02.2012

11 сыйныф укучысы Зарипов Рифат районда җиңеп, республика буенча технология фәненнән үткәрелгән олимпеадада 6 урынны алды. Без Рифатны һәм аның җитәкчесе Саматов Дамир Хәйдәр улын тәбрик итәбез. Алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!
-
Студентлар белән очрашу 04.02.2012

4 февраль көнне мәктәптә традицион бәйрәм- студентлар белән очрашу үткәрелде. Очрашуга килгән студентлар үзләре укый торган уку йортлары, андагы таләпләр һәм кагыйдәләр турында сөйләделәр. Югары сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен бирделәр.Студентлар арасында "Могҗизалар кыры" уены оештырылды. Җиңүче исеменә Закиров Тәбрис лаек булды, аңа истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Ата-аналар җыелышы
27.01.2012
27 гыйнвар көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышка Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Мустафин Фидаиль Зыятдин улы килгән иде.
-
Хуш киләсең, Яңа ел!!! 29.12.2011

28, 29 декабрь көннәрендә мәктәбебездә чыршы бәйрәмнәре үткәрелде. Һәр сыйныф укучылары төрле-төрле костюмнардан узләренең чыгышларын күрсәттеләр.
-
Кардан сыннар 27.12.2011

Мәктәбебез каршында Бик күп төрле җәнлекләр, үзенең күчтәнәчләр тулы капчыгы белән Кыш бабай һәм Кар кызы басып тора. Бу матурлыкны тудырган Шакирова Зөлфия апабыз һәм югары сыйныф укучыларына зур рәхмәт!
-
Мемориаль такта ачу.
24.12.2011
24 декабрь көнне мәгариф ветераны, 22 ел мәктәбебез директоры булып эшләгән Мөзәкир Абдулла улы Набиев истәлегенә мемориаль такта ачылды.















