Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
| E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
| Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 103 учеников 26 воспитанников |
| У нас учат: | 20 учителей, 3 совместителя, 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138
-
Лучший знаток
18.12.2012
Районыбызды үткәрелгән татар теле, татар әдәбияты һәм җәмгыять белеме фәннәреннән үткәрелгән чемпионатта 10 сыйныф укучысы Гараева Гөлшат "Лучший знаток" исеменә лаек булды. Афәрин Гөлшат! Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Нәни спорт сөючебез
07.12.2012
Мәктәбебезнең 1 нче сыйныфында укучы кызыбыз Кадирова Айзилә 6 декабрь көнне Волжск шәһәре беренчелегенә тимераякта фигуралы шуу буенча үткәрелгән ярышның беренче этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Айзилә 2011 елда да шушы ук ярышның икенче этабында 1 нче урынны алган иде. Нәни спорт сөючебезгә киләчәктә зур уңышлар, югары үрләр яулавын теләп калабыз.
-
Баскетбол ярышлары 01.12.2012

20 нче ноябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр мәктәп буенча баскетбол ярышлары үткәрелде. 1нче урында малайлар арасында да, кызлар арасында да 11 сыйныф укучылары калды. 2 нче урында малайлар арасында 10 сыйныф , кызлар арасында 6 сыйныф. 3 нче урында малайлар арасында да, кызлар арасында да 8 сыйныф укучылары булды.
- Ата-аналар җыелышы 10.11.2012
-
Беренче чирек
02.11.2012
2-9 классларда чирек билгеләре чыга башлады. Бүген сыйныфларда генераль уборкалар оештырылачак.
-
Сөмбелә бәйрәме 27.10.2012

27 октябрь көнне мәктәптә 8-11 сыйныфлар өчен "Көзге бал" бәйрәме булып узды. Укучылар барысы да актив катнаштылар.
-
Парламентские уроки 22.10.2012

В школе началась Неделя Парламентских уроков.Во всех классах запланировано классные часы на тему "Конституционные права и обязанность", посвященные 20-летию Конституции Республики Татарстан.
-
Укытучылар көне!
05.10.2012
Хөрмәтле укытучылар! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы тормышыгызда бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы, зур уңышлар телибез
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
-
Ярминкәләр-көз бизәге
15.09.2012
15 сентябрь көнне Җиңү паркы каршындагы мәйданда район мәктәпләренең күргәзмә-ярминкәсе булды. Мәктәп коллективларының берсеннән-берсе матур итеп, зәвык белән ясалган күргәзмәләре күз явын алырлык иде.
-
Белем бәйрәме 01.09.2012

Кәлам тотып кулларга,
Хәрефләрна танырга,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә...
1 сентябрь Белем бәйрәме белән барлык укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне тәбрик итәбез! Быел беренче сыйныфка 6 укучы керде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә 1нче сыйныфларны котладылар, ә 11нче сыйныфларга БДИ имтиханнарын яхшы гына тапшырып, теләгән уку йортларына керүләрен теләделәр. Тантаналы өлыштән соң "Универсиада" темасына дәресләр үткәрелде. Укучыларга һәм укытучыларга яңа уку елында яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!















