Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
| E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
| Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 103 учеников 26 воспитанников |
| У нас учат: | 20 учителей, 3 совместителя, 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138
-
Белем бәйрәме 01.09.2012

Кәлам тотып кулларга,
Хәрефләрна танырга,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә...
1 сентябрь Белем бәйрәме белән барлык укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне тәбрик итәбез! Быел беренче сыйныфка 6 укучы керде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә 1нче сыйныфларны котладылар, ә 11нче сыйныфларга БДИ имтиханнарын яхшы гына тапшырып, теләгән уку йортларына керүләрен теләделәр. Тантаналы өлыштән соң "Универсиада" темасына дәресләр үткәрелде. Укучыларга һәм укытучыларга яңа уку елында яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
-
Соңгы кыңгырау! 25.05.2012

25 май көнне мәктәбебез каршында "Соңгы кыңгырау бәйрәме" үткәрелде. Бу елгы чыгарылыш укучылары: Гильманова Нүрисә, Зарипов Рифат һәм Халиуллина Илсөяр.
-
Сабантуй бәйрәме
25.05.2012
25 май көнне мәктәп янындагы стадионда бик күңелле итеп Сабантуй бәйрәме үткәрелде.
-
Мәктәп каршындагы алмагачлар! 15.05.2012

Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә!
-
День победы! 09.05.2012

8 май көнне Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде. Аларны Җиңү бәйрәме белән котларга Кукумара районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ханафина Чулпан Габдулловна килде.
-
Тарихтан викторина
30.04.2012
29 нчы апрель көнне гуманитар фәннәр атналыгы уңаеннан 6, 7, 8 нче сыйныфлар арасында тарих фәненнән Хакимуллина Марзыя Изваровна тарафыннан "Без тарихны беләбез" дигән викторина үтте.
-
"Халкымның бәйрәмнәре"
27.04.2012
27 нче апрель көнне Шамсетдинова Сания Вагыйзовна 5 нче сыйныф укучылары белән "Халкымның бәйрәмнәре" исемендәге кичә үткәрде.Укучылар бик матур итеп, халкыбызның төрле милли бәйрәмнәрен күрсәттеләр.
-
Тукай безнең күңелләрдә! 26.04.2012

26 нчы апрель көнне Габдулла Тукайны искә алу кичәсе булды.Татар теле укытучысы Низамова Гөлзадә Илсуровна тарафыннан 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән тамчы-шоу уены оештырылды.
-
Арчада кунакта 25.04.2012

25 нче апрель көнне "Сабантуй" балалар газетасы һәм Арча Укучылар сарае тарафыннан Татарстанда милли-мәдәни мирасны өйрәнү елы уңаеннан республика күләмендә уздырылган "Сездә ничек? Бездә шулай!" конкурсында "Чишмәләр тарих сөйли" номинациясендә җиңгән өчен 3 нче сыйныф укучысы Корбанов Ибраһим диплом белән бүләкләнде.Шулай ук актив катнашкан өчен 3 нче сыйныф укучылары Валиев Даниска һәм Галимова Чулпанга сертификат бирелде.
-
"Сәләтле бала"
25.04.2012
24 нче апрель көнне озайтылган көн төркеме тәрбияләнүчеләре арасында үткәрелгән "Сәләтле бала" конкурсының "Нәфис сүз" номинациясендә "Әниемә бүләккә" шигыре белән 4 нче сыйныф укучысы Низамова Лилия җиңү яулады һәм 4 нче сыйныф укучысы Кадирова Алия сертификат белән бүләкләнде.















