Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 100 учеников 36 воспитанников |
У нас учат: | 24 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Районара технология укытучылары семинары 07.02.2013
6 февраль көнне мәктәбебездә районара технология укытучылары семинары булып үтте. Семинарда технология укытучысы Саматов Дамир Хәйдәр улы ачык дәрес, мастер-класс күрсәтте. Укытучылар соңыннан фикер алыштылар. Семинарда Балтач районыннан да укытучылар бар иде.
-
Урок чистоты
16.01.2013
-
2013 ел 14.01.2013
2013 ел Россиядә Әйләнә-тирә мохитне саклау елы булачак. Шулай ук 2013 ел Президент Рөстәм Миңнехановның Указы (20.10.2012, №883) нигезендә Татарстан Республикасында да Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, экологик культура формалаштыру максаты күздә тотыла.
-
Кеше китә, исеме кала
08.01.2013
Сәрдекбаш мәктәбенә үзенең 40 ел гомерен багышлаган Набиев Мөзәкир Абдулла улы истәлегенә 6 гыйнварда мәктәпнең хоккей мәйданында 1995 елгылардан башлап түбәнрәк яшьтәге укучылар арасында хоккей ярышы үткәрелде. Бу бәйрәмгә якын-тирә авыллардан да бик күп кунаклар килгән иде. Бәйрәмгә килүчеләрнең һәрберсе Мөзәкир абыйны зур ихтирам белән юксынып искә алдылар.
Узган ярышта Сәрдекбаш командасы Мөзәкир абый призын зур тырышлык белән яулап алды. Икенче урынга-Мәмәшир, өченче урынга-Чишмәбаш, дүртенче урынга Вахит командасы чыкты.
-
Яңа ел белән!
30.12.2012
28-29 декабрь көннәрендә мәктәбебез балаларның шат җырлары белән яңгырап торды. Бездә-Чыршы бәйрәмнәре гөрләп үтте.
Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк.
Яхшы булсын, имин булсын
Якты булсын киләчәк!!!
-
Афәрин Илсөяр!
24.12.2012
Районда үткәрелгән татар әдәбиятыннан олимпиадада 10 сыйныф укучысы Курбанова Илсөяр призер исемен яулады. Алга таба да зур уңышларга ирешүеңне теләп калабыз!
-
Афәрин!
22.12.2012
Районда үткәрелгән фәннәр буенча олимпиадаларда 7 сыйныф укучысы Мифтахов Сәйдәш рус теле һәм математика фәннәрен иң яхшы белүче дип табылды. Афәрин Сәйдәш!!! Алга таба да тырышып югары үрләр яулавыңны теләп калабыз.
-
Балалар бакчасына экскурсия
19.12.2012
18 декабрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары Гөлсияр Мансуровна җитәкчелегендә Сәрдекбаш балалар бакчасына "Мин һәм минем профессиям" дәресенә планлаштырылган экскурсиягә бардылар. Анда укучылар тәрбияче, пешекче һөнәрләренең нечкәлекләре белән таныштылар.
-
Лучший знаток
18.12.2012
Районыбызды үткәрелгән татар теле, татар әдәбияты һәм җәмгыять белеме фәннәреннән үткәрелгән чемпионатта 10 сыйныф укучысы Гараева Гөлшат "Лучший знаток" исеменә лаек булды. Афәрин Гөлшат! Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Нәни спорт сөючебез
07.12.2012
Мәктәбебезнең 1 нче сыйныфында укучы кызыбыз Кадирова Айзилә 6 декабрь көнне Волжск шәһәре беренчелегенә тимераякта фигуралы шуу буенча үткәрелгән ярышның беренче этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Айзилә 2011 елда да шушы ук ярышның икенче этабында 1 нче урынны алган иде. Нәни спорт сөючебезгә киләчәктә зур уңышлар, югары үрләр яулавын теләп калабыз.