Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 100 учеников 36 воспитанников |
У нас учат: | 24 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бәйрәм белән! 07.03.2014
Барлык укучы кызларны һәм укытучы апаларны бәйрәм белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, бәхет шатлык, озын гомер телибез!
-
Ямьле яз бәйрәме - 8 март! 07.03.2014
8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан укучылар бик теләп рәсемнәр ясадылар.
-
Башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы 07.03.2014
Буҗи авылында "Илдара" сәүдә йорты призларына чаңгы ярышы булды. Безнең мәктәптән дә укучылар командасы әлеге ярышта бик теләп катнашып, III урыннарны алып кайттылар. Булачак спортсменнарның барысына да озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез!
-
Минем кадерлеләрем! 06.03.2014
Башлангыч сыйныф укытучылары Самигуллина Рәхилә һәм Ганиева Фирдәүсә укучылары белән берлектә 8 мартка багышланган бик матур бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмгә балалар үзләренең әбиләрен һәм әниләрен чакырдылар, аларга бүләкләр әзерләделәр. Җырлап-биеп, тамаша күрсәтеп бәйрәмне күңелле генә үткәрделәр. Соңыннан барысы бергәләп чәй эчтеләр.
-
"Ягез әле, кызлар!" 06.03.2014
Дәресләрдән соң 6-8 сыйныф кызлары катнашында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе булды. Кызлар бар яктан да сыналдылар, ләкин сынатмадылар. Үзләренең бар яктан да уңганлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Бәйге бик матур һәм күңелле үтте.
-
Без кунакларга шат! 03.03.2014
Җырчы, язучы, пародия остасы Алмаз Хәмзин укучылар белән очрашуга килде. 1 сәгать барган җырлы, уен-көлкеле очрашу бик тә матур үтте. Тамачашы рәхәтләнеп күңел ачты. Очрашу ахырында һәр тамашачыга бүләк -"Казан утлары" һәм "Сабантуй" журналлары булды.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 28.02.2014
Арбаш урта мәктәбендә район күләмендә өстәл теннисы ярышы булып узды. Безнең команда 3 нче призлы урынны яулады. Аларның барысын да уңышлары белән котлап сәламәтлек, озын гомер телибез!
-
Мәктәп күләмендә чаңгы ярышы 27.02.2014
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы уңаеннан мәктәп күләмендә чаңгы ярышы булып узды. Һәр сыйныфтан да укучылар бик теләп чаңгы юлына бастылар. Укытучылар һәм катнашмаган укучылар чаңгычыларга көч-куәт биреп тордылар. Призлы урыннарны алган укучыларга мәктәп дирекциясе исеменнән грамоталар бирелде.
-
"Ягез әле, егетләр!" 26.02.2014
Елдагыча, февраль азагында, хәрби-патриотик тәрбия айлыгы уңаеннан 10-11 сыйныф егетләре катнашында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе булды. Һәр егет үзе өчен катнашып төрле сынауларны үтте. Бәйге ахырында җиңгән егетләргә бүләк һәм грамоталар тапшырылды.
-
"Ягез әле, әтиләр!" 25.02.2014
6 сыйныф җитәкчесе Низамова Гөлзада Илсур кызы укучылары белән берлектә "Ягез әле, әтиләр!" уен-ярышы үткәрде. Бәйрәмнең котлау өлеше актлар залында булды, ә аннан соң спортзалда ярыш өлеше дәвам итте. Малайлар һәм әтиләр командасы үзара көч сынаштылар.