Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 100 учеников 36 воспитанников |
У нас учат: | 24 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Бөтенрәсәй олимпиада 22.09.2014
Фәннәр буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының мәктәп этабы башланды. Олимпиадада катнашучы укучыларга зур уңышлар телибез.
-
Көзге ярминкә 20.09.2014
Елдагыча безнең мәктәп, район күләмендә мәктәпләр арасында үткәрелгән күргәзмә-ярминкәдә катнашты. Ярминкәгә әзерләнгән вакыттта укучылар да, укытучылар да бик җаваплы карадылар. Положение буенча куелган 7 номинациянең һәрберсенә экспонатлар әзерләдек. Сату-алу уңышлы гына үтте.
-
Мәктәпкүләм эвакуация 17.09.2014
"Балалар иминлеге" айлыгы кысаларында мәктәпкүләм эвакуация үткәрелде. Әлеге чара гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү максатыннан оештырылды. Укучылар һәм укытучылар барысы да сигнал булганнан соң урамга чыгып тезелделәр. Аларның барысына да ТИН укытучысы Шамсутдинов Фәим Миннәхмәт улы өстәмә мәгълүматлар җиткерде.
-
Көзге кросс 10.09.2014
ГТО нормаларын үтәү һәм балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, календарь-план нигезендә, мәктәп күләмендә "Көзге кросс" үткәрелде. Ярышта барлык укучылар да актив катнаштылар. Һәр укучының нәтиҗәсе исәпкә алынып, урыннар чыгарылды.
-
Бөтенрәсәй инженерлар фестивале 02.09.2014
2 сентябрь көнне 9 сыйныф укучысы Мифтахов Сәйдәш, технология укытучысы Саматов Дамир Хәйдәр улы белән Казанда үткәрелгән I Бөтенрәсәй инженерлар фестивалендә катнаштылар. Күргәзмәгә "Цыплячий рай" исемле электробрудер алып барып уңышлы гына чыгыш ясадылар. Аларга алга таба да уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез.
-
1 Сентябрь- Белем бәйрәме! 01.09.2014
Белем көне уңаеннан мәктәбебездә тантаналы бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз, районнан килгән вәкил һәм башка кунаклар катнашты. Беренче сыйныфка кабул ителгән укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Минем кече Ватаным һәм Батырлык дәресе. 01.09.2014
1 Сентябрь -Белем бәйрәменә багышланган тантаналы чарадан соң, укучылар кабинетларга таралып беренче дәрескә кереп киттеләр. Быел дәренче дәреснең темасы "Минем кече Ватаным" дип аталды. Укучыларга Ватан, туган ил, туган йорт турында сөйләнелде. Анда тыныч, бәхетле яшәүнең ни кадәрле мөһим булуы аңлатылды. Шулай ук Батырлык дәресе буларак, тынычлык, илдәге тәртип, дус-тату яшәү турында әйтелде.
-
Бөтенрәсәй экологик өмә 28.08.2014
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылар Бөтенрәсәй экологик өмәдә катнаштылар.Мәктәп тирәсе, чишмә, якындагы чокырлар чүп-чардан арындырылды.
-
Месячник безопасности 20.08.2014
С 20.08.2014 по 20.09.2014 года в нашей школе проходит месячник безопасности. Программа месячника включает мероприятия для всех участников образовательного процесса. Цель мероприяий: формирование культуры безопасного поведения педагогов, родителей, воспитанников, обеспечение создания условий для безопасности детей.
-
"Экологический марафон" 27.04.2014
В рамках акции "День леса -2014" учащиеся школы посадили вокруг школы и в оврагах молодые саженцы и провели субботник в школе.