Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Җәйге лагерьның 8 нче көне 08.06.2022

Бүген лагерьда балалар өчен "Без коррупциягә каршы!" рәсем конкурсы оештырырлды. Әлеге чарада балалар бик теләп катнаштылар. Төшке аштан соң балалар өчен "Әкияттә - кунакта" кичәсе уздырылды. Кичә барышында балалар үзләре уйлап чыгарган әкиятләрне дә тәкъдим иттеләр.
-
Җәйге лагерьның 7 нче көне 07.06.2022

Бүген лагерьга йөрүче балалар авыл фельдшеры белән очраштылар. Көн дәвамында төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды, "Бәхетле балачак" исемле рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Җәйге лагерьның 6 нчы көне 06.06.2022
6 июнь – Александр Сергеевич Пушкинның туган көне, аның тууына 223 ел. Һәр елны бу көн Россиядә Рус теле көне буларак билгеләп үтелә.Рус теле фәне укытучысы Садриева Р.З. балалар өчен А.С. Пушкинның иҗатына багышланган “Сказка за сказкой” дигән әдәби викторина үткәрде. Шулай ук ул балаларга Пушкинның гомере һәм иҗаты белән таныштыра. Сорауларга җавап бирү, төрле өзекләр буенча әкият исемнәрен әйтү, бөек әдипнең шигырьләрен уку да каралды. -
Җәйге лагерьның 5 нче көне 05.06.2022

Күл буйларын чистарттык.
-
Җәйге лагерьның 4 нче көне 04.06.2022
Бүген балалар бассейнга бардылар."Спорт" темасына багышланган викторинада актив катнаштылар. -
Җәйге лагерьның 3 нче көне 03.06.2022
Хезмәт һәм ял мәктәп яны лагеренең 3 нче көне үтте. Балалар шашка , шахмат уйнадылар. "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына фикер алыштылар. -
Җәйге лагерьның 2 нче көне 02.06.2022
"Табигать кочагында". Җәй – ул үзе бер тормыш. Баласының бу тормышын истә калырлык, кызыклы һәм матур, вакыйгаларга бай итеп үткәрү ата-анадан тора. Җәй ул балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт. Бу – уку елы дәвамында арыганнарны бетерү, яңа көч туплау, сәламәтлекне ныгыту, балаларның иркенләп бер-берсе белән аралаша торган чоры. -
Балаларны яклау көне 01.06.2022
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Кайбыч районы "Имэнлек" ял паркы мәйданында бүген, балалар өчен бик матур чара үтте. Җәйнең тәүге көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала.Һэр мэктэп кызыклы уеннар оештырды. Шулай ук балалар рәхәтләнеп батутларда сикерде, тәм-томнан авыз итте. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде! -
Җәйге лагерьның 1 нче көне 01.06.2022
Җәйнең беренче көнендә мәктәп яны лагере балаларга үз ишеген ачты.Лагерның 1 нче көне, балалар өчен оештырылган, сабантуенда үтте. Балалар җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар, күңелле ял иттеләр. -
Мәктәп бакчасында 01.06.2022

Мәктәп бакчасында укучылар җәйге практика үтә. Алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр, җиләк-җимешләр, мәктәп ишегалды ямьле булып торсын өчен матур чәчәкләр үстерәләр. Укучылар укыту программаларының практик өлешен теләп башкаралар.











