Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Җәйге лагерьның 4 нче көне 04.06.2022
Бүген балалар бассейнга бардылар."Спорт" темасына багышланган викторинада актив катнаштылар. -
Җәйге лагерьның 3 нче көне 03.06.2022
Хезмәт һәм ял мәктәп яны лагеренең 3 нче көне үтте. Балалар шашка , шахмат уйнадылар. "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына фикер алыштылар. -
Җәйге лагерьның 2 нче көне 02.06.2022
"Табигать кочагында". Җәй – ул үзе бер тормыш. Баласының бу тормышын истә калырлык, кызыклы һәм матур, вакыйгаларга бай итеп үткәрү ата-анадан тора. Җәй ул балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт. Бу – уку елы дәвамында арыганнарны бетерү, яңа көч туплау, сәламәтлекне ныгыту, балаларның иркенләп бер-берсе белән аралаша торган чоры. -
Балаларны яклау көне 01.06.2022
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Кайбыч районы "Имэнлек" ял паркы мәйданында бүген, балалар өчен бик матур чара үтте. Җәйнең тәүге көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала.Һэр мэктэп кызыклы уеннар оештырды. Шулай ук балалар рәхәтләнеп батутларда сикерде, тәм-томнан авыз итте. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде! -
Җәйге лагерьның 1 нче көне 01.06.2022
Җәйнең беренче көнендә мәктәп яны лагере балаларга үз ишеген ачты.Лагерның 1 нче көне, балалар өчен оештырылган, сабантуенда үтте. Балалар җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар, күңелле ял иттеләр. -
Мәктәп бакчасында 01.06.2022

Мәктәп бакчасында укучылар җәйге практика үтә. Алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр, җиләк-җимешләр, мәктәп ишегалды ямьле булып торсын өчен матур чәчәкләр үстерәләр. Укучылар укыту программаларының практик өлешен теләп башкаралар.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2022
Бүген барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе - Соңгы кыңгырау бәйрәме. Бәйрәмебездә мөхтәрәм кунаклар: Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшләр идарәчесе Бәдретдинова Дания Акраметдин кызы, Кошман авыл җирлеге башлыгы Сафина Лилия Рәшит кызы, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге урынбасары Зиннәтуллин Рамил Сәлим улы һәм ветеран укытучылар катнашты.2021-2022 уку елын мәктәбебезнең иң чибәр, иң тыйнак 2 егете тәмамлап, мәктәптән олы тормышка юл ала. Чыгарылыш класс укучылары өчен буген соңгы кыңгырау яңгырады. -
Пионер оешмасына 100 ел 19.05.2022
Бүген - Бөтенсоюз пионерлар оешмасына - 100 ел.Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәптә тантаналы сбор үткәрелде.Укытучылар Пионерлар оешмасының тарихы һәм үзләренең пионер булган вакытлары белән таныштырдылар. -
Җиңү бәйрәме 07.05.2022
7 май көнне Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан митинг булып узды. Авылыбызда тол ветераннар, сугыш вакытында тылда хезмәт итүче ветераннар да бик сирәк калып бара. Шушындый чараның максаты булып, өлкәннәрнең балаларга үзләренең кичергәннәре белән уртаклашу, балаларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру тора. Илебезнең күге һәрвакыт аяз , тыныч булса иде! -
Мәктәп бакчасында 06.05.2022
Мәктәп яны участогының хезмәт көннәре башланды. Мәктәп яны участогы хезмәт һәм һөнәри юнәлеш бирүдә зур роль уйный. Мондый максатчан эш җирдә хезмәт белән шөгыльләнүче һәр кешедә кирәкле белем һәм күнекмәләр тәрбияли, үстерә, формалаштыра, тормыш өчен мөһим булган күнекмәләрне булдыруда ярдәм итә.











