Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Бакча эшләре. 05.09.2022

Бүген мәктәп яны участогында укучылар, укытучылар белән берлектә, бәрәңге уңышын җыеп алдылар. Һава торышы да уңай булу сәбәпле, эш тиз арада башкарылды. Кышка әзерлекнең бер этабы тәмам дисәк тә була.
-
Без - терроризмга каршы! 03.09.2022

1 сентябрь 2004 ел. Бөтен дөньяны тетрәндергән вакыйга - Беслан шәһәрендә террорчылык акты кылына.
3 сентябрь ел саен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Бу елны да сыйныф җитәкчеләре югарыдагы темага багышлап сыйныф сәгатьләре уздырдылар, укучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр. -
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! 02.09.2022

"Авырмыйм, сәламәт булам" дисәң, көнне иртәнге зарядкадан башларга кирәк. Безнең укучыларыбыз да, яңа уку көннәрен зарядка ясаудан башлыйлар.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме. 01.09.2022

Менә, шаулатып-гөрләтеп 1 сентябрь - Белем бәйрәме үтеп китте. Һәрберебез өчен дулкынландыргыч булып торган бу көнне, 1 нче сыйныфка укырга кергән 11 кошчыгыбыз өчен, беренче кыңгырау чыңлады. Өлкән сыйныф укучылары өчен, мөгаллимнәре җитәкчелегендә, үрләр яуларга, яңа этап башланды. Барысына да яңа уку елында уңышлар, зур җиңүләр теләп калабыз.
Укучыларыбызны, укытучыларыбызны, килгән кунакларны котларга Журавлева Юлия Викторовна һәм Сафина Лилия Рәшит кызы килгән иде.
-
"Хуш, Кояшкай!" Җәйге лагерьның соңгы көне. 21.06.2022
Бүген лагерьның соңгы көне булды. Балалар һәйкәл янына барып бабаларыбыз истәлегенә хәтер шәме кабызды. Төшке аштан соң концерт куйдылар. "Кояшкай" га йөрүче балалар киләсе елга кадәр лагерь белән саубуллашты. Хуш, "Кояшкай!" Күңелле истәлекләр әле хәтердә озак сакланыр! -
Җәйге лагерьның 20 нче көне 20.06.2022

Бүген балалар район үзәгенә сәяхәткә бардылар: янгын сүндерү оешмасы, ипи пешерү комбинаты, "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе белән якынрак таныштылар.
-
Җәйге лагерьның 19 нчы көне 19.06.2022

Бүген "Кояшкай" ял лагерендә «Без наркотикларга каршы» дигән темага багышланган чара үткәрелде. Тере табигатькә нигезләп балаларга тормышның матурлыгын, яшәүнең ямьлелеген, кошлар сайравында, сулар агышында, чәчәкләрнең матурлыгында икәнен аңлатырга тырыштык. Наркотикларның зарары, аны кулланучыларның шушы матурлыкны күрә, тоя алмаулары турында әңгәмә кордык. Рәсем конкурсы оештырдык, хәрәкәтле уеннар уйнадык. Балаларга чара бик ошады.
-
Җәйге лагерьның 18 нче көне 18.06.2022

Бүген Кошман авылы мәдәният йортында балалар күңелле уеннарда катнаштылар. Бүгенге көнебез бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Җәйге лагерьның 17 нче көне 17.06.2022
Бүген "Кояшкай" ял лагерында балалар өчен "Коррупция" темасына квест үткәрелде.Бу тема бүгенге көндә көн кадагында (актуаль). Коррупция ул ниндидер феномен.Аның кайдан килеп чыгу серен эзләп табу бик авыр. Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә. -
Җәйге лагерьның 16 нчы көне 16.06.2022

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар Олы Кайбыч авылында урнашкан Кайбыч ягы музеена сәяхәт кылдылар. Төшке аштан соң исә мәктәп бакчасында чистарту эшләрендә катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнебез бик мавыктыргыч һәм файдалы үтте.











