Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! 02.09.2022
"Авырмыйм, сәламәт булам" дисәң, көнне иртәнге зарядкадан башларга кирәк. Безнең укучыларыбыз да, яңа уку көннәрен зарядка ясаудан башлыйлар.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме. 01.09.2022
Менә, шаулатып-гөрләтеп 1 сентябрь - Белем бәйрәме үтеп китте. Һәрберебез өчен дулкынландыргыч булып торган бу көнне, 1 нче сыйныфка укырга кергән 11 кошчыгыбыз өчен, беренче кыңгырау чыңлады. Өлкән сыйныф укучылары өчен, мөгаллимнәре җитәкчелегендә, үрләр яуларга, яңа этап башланды. Барысына да яңа уку елында уңышлар, зур җиңүләр теләп калабыз.
Укучыларыбызны, укытучыларыбызны, килгән кунакларны котларга Журавлева Юлия Викторовна һәм Сафина Лилия Рәшит кызы килгән иде.
-
"Хуш, Кояшкай!" Җәйге лагерьның соңгы көне. 21.06.2022Бүген лагерьның соңгы көне булды. Балалар һәйкәл янына барып бабаларыбыз истәлегенә хәтер шәме кабызды. Төшке аштан соң концерт куйдылар. "Кояшкай" га йөрүче балалар киләсе елга кадәр лагерь белән саубуллашты. Хуш, "Кояшкай!" Күңелле истәлекләр әле хәтердә озак сакланыр!
-
Җәйге лагерьның 20 нче көне 20.06.2022
Бүген балалар район үзәгенә сәяхәткә бардылар: янгын сүндерү оешмасы, ипи пешерү комбинаты, "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе белән якынрак таныштылар.
-
Җәйге лагерьның 19 нчы көне 19.06.2022
Бүген "Кояшкай" ял лагерендә «Без наркотикларга каршы» дигән темага багышланган чара үткәрелде. Тере табигатькә нигезләп балаларга тормышның матурлыгын, яшәүнең ямьлелеген, кошлар сайравында, сулар агышында, чәчәкләрнең матурлыгында икәнен аңлатырга тырыштык. Наркотикларның зарары, аны кулланучыларның шушы матурлыкны күрә, тоя алмаулары турында әңгәмә кордык. Рәсем конкурсы оештырдык, хәрәкәтле уеннар уйнадык. Балаларга чара бик ошады.
-
Җәйге лагерьның 18 нче көне 18.06.2022
Бүген Кошман авылы мәдәният йортында балалар күңелле уеннарда катнаштылар. Бүгенге көнебез бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Җәйге лагерьның 17 нче көне 17.06.2022Бүген "Кояшкай" ял лагерында балалар өчен "Коррупция" темасына квест үткәрелде.Бу тема бүгенге көндә көн кадагында (актуаль). Коррупция ул ниндидер феномен.Аның кайдан килеп чыгу серен эзләп табу бик авыр. Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә.
-
Җәйге лагерьның 16 нчы көне 16.06.2022
Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар Олы Кайбыч авылында урнашкан Кайбыч ягы музеена сәяхәт кылдылар. Төшке аштан соң исә мәктәп бакчасында чистарту эшләрендә катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнебез бик мавыктыргыч һәм файдалы үтте.
-
Җәйге лагерьның 15 нче көне 15.06.2022
Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында көнебез "Без тарихта эзлебез" исеме астында үтте. Төп максат: балаларга Кошман авылы тарихы турында мәгълүматлар җиткерү, аларда кызыксыну уяту. Шул максаттан авылның истәлекле-тарихи урыннарына экскурсия, бу темага әңгәмәләр оештырылды. Балалар үзләре дә кайбер тарихи вакыйгалар турында белешеп килгәннәр иде. Шулай ук бүген алар авылыбыз мәчетенең тарихы белән таныштылар.
-
Җәйге лагерьның 14 нче көне 14.06.2022
Бүген балалар авылыбыз эшмәкәрләрендә кунакта булдылар. Табигатьнең иң матур, иң чиста урынына урнашкан "Сайранов Р.Р." крестьян-фермерлык хуҗалыгы тавык фермасы экологик яктан чиста тавык ите җитештерә. Балалар биредә ферма белән танышып, саф һава сулап, күңелле ял итеп кайттылар. Төшке аштан соң малайлар һәм кызлар арасында шашка ярышлары үтте.