Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
01.05.2016
Беренче Май килде җиргә,
Якты нурга кумелеп.
Төрле төскә керде җиһан
Матурлыкка төренеп.Бәйрәм белән котлыйбыз!
С праздником 1 мая!
-
30.04.2016
Ут чыгу, янгын...Нинди куркыныч сүзләр! Кинәт кенә янгын чыкса... Куркып калабыз, каушыйбыз. Менә шушы сыйфатлар янгын вакытында бик комачау итәләр дә инде. Бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә ут хәвефен булдырмый калырга мөмкин. Бакчабызда "30 апрель -Янгыннан саклану "көне билгеләп үтелде: әңгәмәләр үткәрдек, балалар әти-әниләргә " Ут-дус һәм дошман ул" дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр, уттан саклану чаралары турында сөйләделәр.
-
29.04.2016
29 апрель- Халыкара бию көне уңаеннан бакчабызда кызыклы чара үткәрдек. Балалар әниләре белән бергәләп биюгә осталыкларын күрсәттеләр, яңа биюләр өйрәнделәр.
-
26.04.2016
Балалар һәм әти-әниләр белән Габдулла Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән төрле бәйгеләргә бүген йомгак ясадык. Иң актив катнашкан гаиләләрне билгеләп үттек.
Сегодня сделали итог конкурсам, посвященным к творчеству Габдуллы Тукая.
-
25.04.2016
Бүген без халкыбызның яраткан шагыйре- бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрдек.
Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең,
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
-
23.04.2016
Су анасы, шүрәлеләр белән
Әкият дөньясында югалам.
Укый-укый синең шигырьләрне
Олы тормышка мин юл алам.
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап шигырьләр уку бәйгесе үткәрдек.
Провели конкурс чтецов,посвященный к 130 - летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
-
21.04.2016
Бакчабызга бүген Кайбыч полиция бүлеге хезмәткәрләре Тимуршин Фирдүс Рәшит улы һәм Ахметов Илфат Фәрит улы килделәр. Алар балалар белән урамда, юлда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрделәр.
-
19.04.2016
Кайбычым, туган көнең белән!
С юбилеем!
-
19.04.2016
Бүген бездә зур бәйрәм-
Кайбычым туган көне!
Районыбыз бәйрәме белән
Балалар котлый сезне.
Башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп районыбыз туган көнен билгеләп үттек. Кайбыч районы тарихы, күренекле шәхесләребез турында сөйләдек, Кайбычыбызга багышлап язылган шигырьләр укыдык, җырлар җырладык.
-
18.04.2016
Кайбыч ягы матурлана,
Ул көннән - көн зурая.
Башкалабыз Казаннан да
Мәңге сүнмәс нур ала.
Балалар зур кызыксынучанлык, горурлык хисе белән, тырышып районыбызның гербын пластилиннан ясадылар. Алар ясаган "картиналар" бакчабыз түреннән урын алды.
Дети сделали герб района из пластилина. "Картины" понравились детям и родителям.